Казан теннис академиясендә узган V республика ифтарында балыкбистәлеләр дә катнашты
Казан теннис академиясендә V республика ифтары уздырылды. Чара 10 меңгә якын кешене җыйды. Кунакларга күп санлы волонтерлар хезмәт күрсәтте. Россиядәге иң киң күләмле ифтарда ТР җитәкчелеге һәм шулай ук Татарстанның һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чарага Татарстан районнары мөхтәсибәтләренән аерым автобуслар белән килүчеләр дә...
Иң куанычлысы әлеге чарада Балык бистәсе районы вәкилләре дә катнашты. Бер төркем кунаклар район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов җитәкчелегендә килсә, икенче төркем Балтач (Юлсубино) имам-хатыйбы Фирдинанд Хәкимов җитәкчелегендә килде. Ел әйләнәсендә авыл мәчетенә ислам дине нигезләрен өйрәнергә йөргән авыл халкына шундый матур мөмкинлек тудыру нур өстенә нур булды.
Кояш байый башлау белән, ифтар кунаклары намазга әзерләнде. Су белән авыз ачкач, җәмәгать намазы башланды. Намаз ТР мөселманнары Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан башлап укылды.
Намаздан соң, чарада катнашучылар чакыру билетларында күрсәтелгән урыннарга үтте, мәҗлес башланды.
Нәзирә Гыйззәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев