Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

"Иманга килергә,шулай яшәргә",-ди Казан шәһәренең “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы хаҗи Алмаз Сафин.

Тиздән бөтен мөселман дөньясы Рамазан-изге Ураза аена аяк басачак.Шул унайдан ислам дине,Коръәни Кәримгә кагылышлы ачыклыйсы,бүгенге чорда дин тотучы кардәшләребезне дулкынландырган сорауларга җавап эзләп якташыбыз Казан шәһәренең "Өметлеләр" мәчете имам-хатыйбы хаҗи Алмаз Сафин ибн Габдрахманга мөрәҗәгать итүне мәгъкүль санадык.

-Мөхтәрәм Алмаз хаҗи,иң әүвәл туган якларыгыз,дин юлына ничек кереп китуегез хакында безне газетаны укучыларны мәгълүматлы итсәгез иде. -Тумышым белән Югары Тегермәнлек авылыннан мин.Укымышлы тырыш гаиләдә устем, тәрбияләндем.Әнием Рафига гомер буе укытучы,әтием Габдрахман Габдулла Тукай исемендәге колхозда инженер булып эшләделәр Югары Тегермәнлек урта мәктәбен тәмамлап, Россия Ислам университетында укыдым.Әдәбият-сәнгать дөньясына Раушания һәм Рамазан Кәбировлар әйдәп алып керсә,(Ул елларда без хәтта"Татар халык педагогикасы"дигән фәнне дә укыдык),башлангыч дини белемне югары оч мәчетендә алдым. Мәчеттә безне гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләгән, соңыннан "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган Вәкил абый Нәҗмиев укытты. Россия Ислам университеты ректоры янына да мине ул алып барды. Мәчеткә аның дәресләренә мин 11 яшьтә йори башладым. Ул безгә Ислам динендә хәләл һәм хәрамны, әхләк кагыйдәләрен, пәйгамбәрләр тарихын, иман нигезләрен, Коръәнне уку кагыйдәләрен һәм биш вакыт намаз тәрипләрен өйрәтте. 11 сыйныфны тәмамлагач мин 2003 елда Россия Ислам университетына укырга кердем. Анда 6 ел укыдым: 2 әзерлек бүлегендә, 4 ел Ислам фәннәре факультетында. Факультетта мин гарәп теле һәм Коръән тәфсире белгечлегенә укыдым. Укып бетергәч университетта укытырга калдым. 2010 елда торак йортта "Өметлеләр" мәчете ачылгач шунда имам-хатыйб булып эшли башладым. Сигезенче ел инде шул мәчеттә имам вазыйфаларын теләп һәм яратып үтим.

- Коръәндә җәмгыять,милләт һәм тарих турында телгә алынамы?

Коръән - ул Аллаһ Тәгаләнең Мөхәммәд пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә аркылы иңдергән сүзе. Ул Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан уйлап язылмады, чөнки ул гомер буе укый-яза белмәде. Моның шулай булуын Коръәннең эчтәлеге һәм тарихи фактлар раслый. Коръәннең эчтәлегенә күз салсак, ул өч теманы үз эченә ала: 1.Аллаһ Тәгаләнең исем-сыйфатларын һәм гамәлләрен; 2.Шәригать кануннарын - хөкемнәрне; 3.Пәгамбәрләр һәм элек яшәгән халыкларның кыйссаларын. Шуннан чыгып,җәмгыять, милләт һәм тарих Коръәннең өчтән бер өлешен тәшкил итә дип әйтергә була. Милләт турында Аллаһ Тәгалә "Хуҗүрат" (Бүлмәләр) сүрәсенең 13 нче аятендә әйтә: "Әй кешеләр! Дөреслектә, Без сезне ир белән хатын-кыз затыннан барлыкка китердек һәм бер-берегезне танып белү өчен сезне милләтләр вә кабиләләр итеп кылдык. Дөреслектә, сезнең Аллаһ каршында иң

хөрмәтлегез иң тәкъва булганыгыз. Дөреслектә, Аллаһ бөтен нәрсәләр турындаБелүче".

Аллаһ Тәгалә без кешеләрне Адәм белән Хавадан яралтты, ә аннан соң төрле милләтләр итте. Мөның төп сәбәбе кешеләр бер-берсе белән аралашып, танышып, хөрмәт итеп, горыф-гадәтләрен өйрәнеп, татулыкта яшәсеннән өчен булды. Шуңа күрә бер милләт үзен икенче милләттән өстен дип уйларга һәм аны кимсетергә тиеш түгел. Аллаһ Тәгалә каршында кешенең нинди милләттән булуы мөһим түгел, ә динле, иманлы булуы һәм изге гамәл кылып яшәве мөһим. Мөхәмәмд пәйгамбәр әйтте: "Әй кешеләр! Дөреслектә, сезнең Раббыгыз Бер. Атагыз бер. Шуңа күрә гарәпнең башка милләттән, баш милләтнең гарәптән, кызыл тәнле кешенең карат тәнле кешедән, кара тәнле кешенең кызыл тәнле кешедән бер өстенлеге дә юк. Иллә дә мәгәр, тәкъвалык белән генә өстенлеге була ала. Мин сезгә Ислам динен җиткердемме?" Алар: "Аллаһның илчесе җиткерде", - диделәр (Әхмәд хәдисләр җыентыгы).

Башка хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр шулай диде: "Дөреслектә, Аллаһ сезнең кыяфәтләрегезгә һәм байлыкларыгызга карамый, ә йөрәкләрегезгә һәм гамәлләрегезгә карый" (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Алдагы аятьтә кешеләрнең төрле милләтләргә һәм кабиләләргә бүленүе әйтелде. Бу һәр милләт үзенең телен, мәдәниятын һәм горыф-гадәтләрен сакларга тиешлекне дә аңлата.

Коръәндә шулай ук безгә хәтле яшәгән халыклартурында, аларның мәдәнияты, көн-күрешехакында сөйләнелә. Мәсәлән, Нух пәйгамбәр, Муса пәйгамбәр кавеме, Гад, Сәмүд, Лут кавемнәре тарихы бик күп сүрәләрдә килә. Коръәндә сөйләнгән ул кавемнәрнең барысы да Аллаһка һәм пәйгамбәрләргә иман китермәделәр, бик зур гөнаһлар, бозык гамәлләр кылдылар. Шул сәбәпле Аллаһ Тәгалә аларны газап җибәреп, җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгарды. Хәзерге вакытта архиологлар аларның яшәгән шәһәрләрен табалар һәм нинди һөнәр белән шөгыльләнгәннәрен һәм нинди газап белән юкка чыкканнарын фәнни яктан дәлиллиләр. Аллаһ Тәгалә безгә ул халыкларның язмышыннан гыйбрәт алырга куша.

* Күп укучыларыбызнын Коръән чыгу тәртипләре хакындагы төгәл мәгълүматка ия буласы килә...

Үзен мөселман дип санаган һәркеше Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән гарәпчә укырга өйрәнергә тиеш. Коръәнне гарәпчә уку ул намаз укыган кебек гыйбадәт санала. Ягъни Аллаһның рәхмәтенә, ризалыгына якынайтучы гамәл. Кеше бу гамәле белән Аллаһны зурлый, мактый һәм Аңа буйсынуын күрсәтә. Коръән укучы кешене Аллаһ Тәгалә ярата, рәхимлеген күрсәтеп, бәла-казалардан саклый һәм аның эшенә вә гаиләсенә бәракәт иңдерә. Коръәннең һәрбер хәрефен укыган өчен ун савап языла. Кыямәт көнендә Коръәнне даими укыган кешене яклап, укыган һәм ятлаган сүрәләре Аллаһ Тәгаләдән җәһәннәмгә кертмәвен һәм гөнаһларын кичерүен сораячаклар. Шулай ук кешенең җәннәттәге урын да Коръән аятьләрен яттан белүенә карап билгеләнә.

Коръән чыгу тәртибенә тукталсак, ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле гарәпчә укып чыгуна аңлата. Коръәнне китаптан укыган вакытта кеше тәһарәтле булырга тиеш. Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсенгенә уку Коръән уку булып саналмый. Коръәнне укып чыкканнан соң кеше аның әҗер-савабын вафат булган әти-әнисе, әби-бабасы һәм туганнары рухына багышлый ала. Ул кулын күтәреп Аллаһ Тәгаләгә дога кыла һәм "Йә Аллаһ! Укыган Коръәннең әҗер-савапларын фәлән кешеләрнең рухларына ирештер, аларның гөнаһларын гафу ит, кабер газабыннан азат ит һәм рәхим-шәфкатьлелегең белән аларны Фирдәвес җәннәтеңә керт" дип сорый. Кайбер кешеләр Коръән чыккан өчен бәя билгели һәм шуны һөнәр итеп алып, акча эшли. Бу кешенең укыган Коръәне кабул булмый. Чөнки ул бу гамәлне ихластан - Аллаһтан әҗер-савап өмет итеп кылмый, ә Коръән уку юлы белән кәсеп кыла, байлык туплый. Изге гамәлләребез Аллаһ каршында кабул булсын дисәк, без аларны кешедән бернәрсә дә өмет итмичә, бушка эшләргә тиешбез. Менә шундый гамәлләр генә ихластан кылынган була. - Рамазан уразасы кабул булсын өчен дисәк,гамәлләребез нинди булырга тиеш?

Рамазан аенда ураза тоту - ул Ислам диненең биш баганасының берсе. Шуңа күрә ул биш вакыт намаз кебек фарыз гамәл.Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әй иман китергән бәндәләр! Сезгә хәтле яшәгән халыкларга ураза тоту фарыз булган кебек сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки сез ураза тотып тәкъва булырсыз (ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһның кушканнарын үти башларсыз)» (Бәкара - 183).

Гарәп телендә ураза «сыйәм» дип атала. Бу сүз гарәпчәдән "нәрсәдән дә булса тыелып торуны" аңлата. Коръән иңә башлагач бу сүз билгеле бер гыйбадәтне аңлата башлады. Ураза - ул Аллаһның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү нияте белән, таң атканнан алып кояш баеганчыга хәтле ашау-эчүдән, якынлык кылудан һәм начар сүзләрдән вә гамәлләрдән тыелу. Кайбер кешеләр ураза тотуның асыл мәгънәсен аңламый. Алар уразаны ашау-эчүдән генә тыелу дип уйлыйлар. Ә чынлыкта, ураза ул тәнгә ләззәт бирүче бөтен хәләл нәрсәләрдән һәм бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең ашказаны гына түгел, ә бөтен әгъзалары ураза тотарга тиеш. Теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да. Менә шул вакытта гына аның тоткан уразасы кабул була. Әгәр дә кеше уразада ашау-эчүдән тыелып, гайбәттән, ялган сөйләүдән, сүгенүдән, кеше рәнҗетүдән һәм әрләшүдән тыелмаса, көне буе ач торучы гына булып кала.Аллаһ Тәгалә аңа бернинди дә әҗер-савап бирми. Чөнки ул ураза тотып яхшы якка үзгәртмәде һәм әхләгын яхшыртмады булып чыга. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) әйтте: «Кем дә кем ураза вакытында ялганны һәм аның белән гамәл кылуны калдырмаса, Аллаһка аның ашау-эчүдән тыелып торуы кирәк түгел» (Бохари хәдисләр җыентыгы).

Башка хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр шулай дип әйтте: «Әгәр дә сезнең берегез ураза тотса, хатыны белән якынлык кылмасын һәм кычкырышмасын. Әгәр дә аны берәрсе орышса яки аның белән сугышырга теләсә, ул: «Дөреслектә, мин - ураза тотучы кеше», - дип әйтсен»

(Бохари хәдисләр җыентыгы). - Узган ел һәм бу ел Сезнен ике китабыгыз дин тотучы күп санлы кардәшләребезгә барып иреште, шулар хакындада тулырак искәртеп узсагыз иде.

Диндә китап язу, кешеләргә гыйлем бирү бик зур урын алып тора. Бу гамәл кешегә үлгәннән соң да файда китерә. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Әгәр дә кеше үлсә, аның өч төрле гамәленнән кала башка гамәлләренә әҗер-савап язылу туктый: «җәгыятькә файда китерүче гамәл кылса, кешеләр файдалана торган гыйлем калдырса яки аңа дога кылучы бала тәрбияләс» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Китап язу теләге миндә мәчеттә эшли башлагач туды. Җомга вәгазьләренә мин язып әзерләндем һәм аларны җыеп бардым. Берникадәр вакыттан соң җомга вәгазьләре ике китап чыгарырлык җыелды. Шуннан соң ул вәгазьләрне рус телендә һәм татар телендә китап итеп бастырдым. Болардан тыш минем "Кабул булган дога" һәм "Күз тиюдән һәм сихер-бозыктан өшкерүче догалар" исемле китабым да бар. Беренчесендә Коръәндә килгән бөтен догалар җыелган, ә икенчесенә күз тию һәм сихер-бозыкның аңлатмасы, билгеләре һәм давалану юллары бәян ителгән. Бу китаплардан кала минем Коръән тәфсире буенча дүрт китабым чыкты: "Кәһф" (Тау куышы) сүрәсе, "Сад" сүрәсе, "Йәсин" сүрәсе һәм "Тәбәрак" сүрәләре тәфсире. Россия Ислам университетында мин Ислам фәннәре факультетының Коръән тәфсире бүлегендә укыдым. Шуның нәтиҗәсендә минем күңелдә кайбер Коръән сүрәләренең тәфсирен татар телендә язу теләге туды.

* Изгелек кылу, мәрхәмәтле булу кебек төшенчәләр дә кызыксындыра безне.

Ислам дине мәрхәмәтлелек һәм тынычлык дине. Ислам сүзенең тамырында "иминлек", "тынычлык" мәгънәсе ята. Шулай ук мөселман сүзе дә "ислам" сүзеннән барлыкка килгән. Мөхәммәд пәйгамбәр бер хәдисендә мөселман сүзенә шундый аңлатма бирә: "Мөселман - ул башка кешеләргәкулы һәм теле белән зыян китермәүче кеше" (Бохари хәдисләр җыентыгы).

Изгелек кылу, дөньядагы бөтен җан иясенә мәрхәмәтле булу Ислам динендә иман китергәннән соң икенче урында тора. Аллаһ Тәгалә Коръәннең бик күп аятьләрендә "иман"(ышану) сүзеннән соң изге гамәлне искә ала. Шуның белән Ул аларның бер-берсе белән нык бәйләнгәнен аерылгысыз ике төшенчә булуын күрсәтә. Аллаһ Тәгалә әйтә: "Дөреслектә, иман китергән һәм изге гамәлләр кылган кешеләргә Фирдәвес бакчалары яшәү урыны булачак (107). Алар анда мәңге калачаклар, аннан күчеп китәргә теләмәячәкләр"(Кәһф сүрәсе: 107-108 аятьләр).

Дөреслектә, кешене изгелек кылырга Аллаһка, пәйгамбәрләргә, Коръәнгә, Кыямәт көненә иман китерү этәрә. Әгәр дә кеше изгелек кылмаса һәм мәрхәмәтле булмаса, бу аның иманының бик зәгыйф булуын күрсәтә. Андый кеше иман китерүнең мәгънәсен дөрес аңламаган була. Иман белән изге гамәл әйбернең эчке ягы белән тышкы ягы шикелле, аерылгысыз. Ягъни алар берсе икенчесенән башка була алмый.

Изгелек кылу үз эченә шулай ук мәрхәмәтле булуны да ала. Аллаһ Тәгалә Үзе мәрхәмәтле Зат һәм ул мөселманнарга да башка җан ияләренә карата мәрхәмәтле булырга кушты. Һәркөнне әйтә торган "Бисмилләһир-Рахмәнир-Рахим" сүзендә генә Аллаһның рәхимлелек белән бәйле ике исеме телгә алына: "әр-Рахмән" һәм "әр-Рахим". Бу исемнәрнең беренчесе, Аллаһның дөньядагы бөтен җан иясенә рәхимле булын белдерә, ә икенчесе, Кыямәт көнендә Алаһның мөэминнәргә рәхимле булуын күрсәтә. Мөхәммәд пәйгамбәр бер хәдисендә шәфкатьлелек турында шулай диде: "Кем дә кем рәхим-шәфкатьле булмаса, аңа да рәхим-шәфкатьле булмаячаклар"(Бохари хәдисләр җыентыгы).

* Телне, динне, тарихны белмичә ерак китеп булмый.Форсаттан файдаланып, якташларыбызга шул хактагы фикерләрегезне җиткерсәгез иде.

Һәр милләт үз телен белергә һәм шул телдә милләттәшләре белән аралашырга тиеш. Шуның белән ул үзенең шәхес булуын күрсәтә. Мәшһүр дин белгече, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани телне мөһимлеге турында шулай дип әйтеп калдырган: "Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе -тел, икенчесе - милли кием, өченчесе -гореф-гадәт".Шулай ук тарихны белү дә мөслеман кешесе өчен бик мөһим. Чөнки тарихны белеп кеше дөньяда пәйда булучы төрле вәзгыятьләргә, вакыйгаларга һәм үзгәрешләргә дөрес бәя бирә ала һәм дөньяның кая таба баруын чамалый. Ягъни тарихны белү киләчәкне дөрес корырга ярдәм итә.

* Ислам җәмгыятендә тулы хокуклы булып яшәү өчен нәрсәләр таләп ителә?

Ислам җәмгыяте минем аңлавымча, күпчелек халкы мөселман булган һәм шәргиать кануннары белән яшәүче бер ил. Мәсәлән, Согуд Гарәбстаны, Марокко, Мавритания кебек илләр. Бу илләрдә тулы хокуклы булу өчен Ислам дине кануннарын үтәп яшәү таләп ителә.

- "Фикер хөррияте" дигән төшенчәне ничек аңлатыр идегез?

"Хөррият" сүзе гарәп сүзе. Ул "ирекле булу" дигән мәгънәне аңлата. Минем аңлавымча,"фикер хөррияте" - ул һәрбер вәзгыятькә, вакыйгага һәм дөньядагы хәлләргә үзеңнең фикереңне ачктан-ачык белдерү. Шуңа да карамастан,"фикер хөррияте" билгеле бер кысалардан чыгарга тиеш түгел. Әгәр дә кеше үз фикерен белдереп, ниндидер милләтне, горыф-гадәтләрне, динне түбәнсетсә, алардан көлсә яки җәмгыятьтә низагъ чыгарса, бу начар мәгънәдәге "фикер хөррияте" була. Андый "фикер хөррияте" кешеләр арасында татулыкны боза һәм җәмгыятьтә киеренкелек тудыра. Шуңа күрә кеше үз фикерләрен башкаларга җиткергәндә алтын урталыкны сакларга тиеш.

Мөгътәбәр Алмаз хаҗи, һәр мөселман күңеленә хуш килердәй тирән мәгънәле әңгәмәгез өчен мең рәхмәт!

Әңгәмәдәш Рамазан Кәбиров, Татарстанның атказанган укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев