Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Имамнар кеше үлгәннән соң уздырыла торган ашларга МЕНЮ раслады

Актүбә (Казахстан) имамнары мәет ашларын зурдан кубып уздырудан баш тартырга тәкъдим итә. Алар фикеренчә, бу көнне өстәл артык ризык куярга кирәкми: чөнки бу уңайдан корылган милли казах өстәле күрер күзгә тыйнак булырга һәм кыйммәткә төшмәскә тиеш.

Хәзерге вакытта мәет ашларын рестораннарда зур акчалар тотып уздыралар. Хәтта моның өчен исламга каршы килә торган гамәл - кредитлар да алалар, дип яза Татар-Ислам.

Дин әһелләре артыгын кылануның кимчелек булып саналуын искә төшерде. Хәзер Актүбәдә кеше үлгәннән соң корыла торган өстәлнең конкрет бер бәясе тәгаенләнгән. Ул 170 000 тәңкә (тенге) тора. Моннан тыш мәҗлестә була торган исемлек тә төзелгән.

"Бәйрәм булганда, кешеләрнең шатлануы, мулдан өстәл коруы аңлашыла. Әмма кешене соңгы юлга озатканда, мул итеп табыннар кору аңлашылып бетми. Икътисади яктан караганда да, мондый өстәлне бөтен кеше дә кора алмый. Мәет ашларының бәйрәм кебек узуы күэелне тырнап тора", - диде Актүбә үзәк мәчетенең Аксакаллар советы әгъзасы Бәкәҗан Ахан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев