Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хаҗга илтә уйларым

    Хаҗ-Ислам динендәге биш багананың берсе.Мөмкинлеге булган мөселманга гомерендә бер тапкыр изге урыннарга-Мәккә, Мәдинә шәһәрләренә барып гыйбадәт үтәп кайту шаригать кануннары буенча фарыз гамәл санала.

    Районыбыздан да рухи яктан чисталыкка ирешә, үзләренең асылларына, башлангыч халәтләрен кайту теләге белән Мәккәдә булып кайткан хаҗи-хаҗияләрнең саны елдан-ел арта. Мәсәлән, 2014 нче елда 16 кеше изге урыннарда булып, хаҗ кылып кайттык. Шулар арасыннан дүрт парның гаиләле яшьләр булуы нур өстенә нур булды.
    Районыбыз түбәкләре мәчетләрендә ел дәвамында хаҗилар белән очрашу күркәм гадәткә кереп бара. Шундый очрашуларның берсе, әле күптән түгел генә, Яңавыл авылы «Әхмәтсафа» мәчетендә үтте. Авылыбыз хатын-кызлары хаҗия Динара Хисаметдинова белән очрашты. «Хаҗга илтә уйларым» дигән кичәдә Динара Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә күргән тәэсирләре белән уртаклашты. Атабыз Адәм (г-м) белән Анабыз Һәва (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) очрашкан Гарәфәт үзәнлеге, Ибраһим (г-м) корбанлык китергән Мина җире, Коръән иңдерелә башлаган Нур тавы, Мөздәлифә үзәнлеге, шайтанга таш ату турында тәфсилләп сөйләде. Хаҗ кылып, 65 яшендә, бакыйлыкка күчкән, озак еллар «Саба таңнары» газетасы редакторы булып эшләгән Тәлгать Нәҗмиевның хаҗнамәсеннән кызыклы истәлекләр укыды. «Ихлас күңелдән әйтәм, кемнәр өчендер 20 көн көн тоелса да, миңа ул көннәр яшен тизлеге белән үтеп китте. Һаман да изге урыннарны, илаһи җир-бормалы Мәккә урамнарын, азан эчендә талгын гына тирбәлүче Мәдинә каласын, мәһабәт таулар илендәге Әл-Хәрам, Пәйгамбәребез с.г.в. мәчетләрен, бернигә дә карамастан бөтен эшен ташлап намазга ашыгучы халыкны күңел генә түгел, җан сагына икән. Ә Кәгъбатулланы күргән саен сагыну хисе ташып, күзгә яшьләр тыгыла. Шул якларга кошларга ияреп очасы килә башлый. Биредә булган һәркем бәхетле! Ә кем хаҗга дип ашкынып яши, ул көн аңа Иншааллаһ туса, хаҗи-хаҗияләр белән очрашу гадәте дәвамлы булса иде!»-дигән теләкләр белән Динара очрашуга йомгак ясады.
    Рамазан хаҗи Хисаметдинов.
    Яңавыл авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: