Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Эшләр уңсын өчен көн дә кирәкле догалар

Бу дөньяда һәркем бәхеткә омтыла. Һәрберебезнең кайгы-хәсрәтсез, шатлыклы көннәр кичерәсе килә. Башланган һәр эшем уңышка китерсен, атлаган адымым хәерле булсын, дип мөселманнар шул максаттан догалар укый. Чөнки мөэминнәр өчен эшнең уңышлы төгәлләнүе генә түгел, аның нәтиҗәсе хәерле булуы һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешүе дә мөһим.

Нәрсә дә булса эшләргә ниятләгәнбез икән, Аллаһның ярдәмен сорасак, Аңа тәвәккәл кылсак, һичшиксез, эшләребез уңар. Чөнки мөселман кешесенең иң зур коралы ул - дога.

***

Көн дә кирәкле догалар арасында иминлек догасы да лаеклы урында. Дин белгечләре фикеренчә, бөтен күңеле белән Аллаһка ышанган кеше һәр көнне иртәнге якта шул доганы укырга тиеш: "Аллаһуммә инни әсъәлүкә хайра мә фи һәзәл яум вә хайра мә бәгъдәһү вә әгузү бикә мин шәрри мә фи һәзәл яум вә шәримә бәгъдәһү".

Аның мәгънәсе: "И, Раббым, мин Синнән бу көннең изгелекләрен сорыйм. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Шушы көндә генә түгел башка вакытта да миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине бәла-казадан сакласаң иде".

Әлеге доганы Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәр көнне кылган. "Бисмилләһи, тәүәккәлтү гәләәллааһи үә ләә хәүлә үә ләә куүүәтә илләә билләәһ". Мәгънәсе: "Аллаһ исеме белән Аллаһка тапшырылдым, Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр". (Әбү Давыт).

***

"Аллаһүммә инни әсьәлүкә сыйххәтән вә гафийәтән вә гыйльмән нәфиган вә ризкан хәләлән таййибән вә гамәлән мәкъбүлән!" Мәгънәсе: "Әй, Аллаһ! Синнән исәнлек-саулык, файдалы гыйлем, хәләл ризык, кабул булачак гамәл һәм эш телимен!" ("Дәү әнием өйрәткән догалар"китабы).

***

"Раббәнә әтинә мил-ләдүңкә рахмәтәүв-вә хәййиъ ләнә мин әмринә рашәдә. Раббишрах ли садри вә йәссир ли әмри. Рабби йәссир вә лә түгассир. Рабби тәммим бил-хайр!"

Мәгънәсе:"Әй, Раббыбыз! Безгә Үзеңнән бер рәхмәт бир, эшебездә җиңеллек бир. Раббым, күкрәгемне ач, эшемне җиңеләйт, Раббым! Җиңеллек бир, авырлык бирмә, эшемне уңышлы тәмамла!"

***

"Бисмилләһи тәвәккәлтү галәллаһ, Аллаһүммә инни әгузү бикә ән әдыйллә әү үдаллә әү әзиллә әү үзәллә әү азълимә әү үзъләмә әү әҗһәлә әү йүҗһәлә галәййә!"

Мәгънәсе: Аллаһ исеме белән. Мин Аллаһыга тәвәккәл иттем. Әй, Аллаһ! Чынлыкта, мин адашуымнан яки адаштырылуымнан, хаталануымнан яки хаталандырылуымнан, үзем золым кылудан яки миңа золым кылуларыннан, мин башкаларга зыян һәм зарар китерә торган җаһиләр гамәленнән яки башкаларның миңа зыян һәм зарар китерә торган гамәленнән Сиңа сыенам!" (Әбү Давыт).

http://intertat.ru/tt/din-tt/item/66150-eshlәr-uңsyin-өchen-dogalar.html

фото интернет чыганаклардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

29

3

1

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X