Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Бурычы булган кешегә корбан чалдыру тиешме?

Р.Х.: Бурычлы кеше ике төрле була. Әгәр без олигархлардан, бай кардәшләребездән: "Синең кредитларың бармы" - дип сорасак, әлбәттә, бар, алар бөтенесе эшләрен кредит белән алып бара. Хәтта товарларны алганда да, аларны сату шарты белән алалар. Димәк, алар бурычлы булып кала.

Ләкин аның кулында да акчалары бар, ул корбан чала ала. Шушы дәрәҗәгә барып җиткәч, чалмый икән, гөнаһлы була.

Гади кешене алсак, аның бик күп бурычы булырга мөмкин. Мәсәлән, шул ук ипотека, башка әйберләр. Аны капламаса, иртәгә аларның тора торган урыннарын тартып алырлар. Ахыргы акчаларын тотып, савабы булсын, дип чалса, әлбәттә, савабы булыр. Вә ләкин гаиләсе ач булып, өйсез калса, ул гөнаһ, җәмәгать.

Шуны үзе белеп, үзе карап, гаиләсенә зыянны китермичә, шушы гыйбадәтне кылырга тиеш.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

http://www.tatar-islam.com/publ/din/sorau_zhavap/burychy_bulgan_kesheg_korban_chaldyru_tieshme/28-1-0-17557

фотоFoto.rg.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев