Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылының хөрмәтлесе
Күптән түгел Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте Балык Бистәсе район мөхтәсибәте җирле Мөселман дини оешмасы низамнамәсенә таянып, районыбызның данлыклы абыстайларына вәкаләтләрен раслый торган шәһадәтнамәләр тапшырдылар. Районыбызның зур авылларыннан берсе булган Югары Тегермәнлек авылының хөрмәтле абыстае Рауза Гаяз кызы Габдрахманова да аңа ия булды.
Аның белән танышу өчен без өенә бардык. Өй каршында үсеп утыручы кып-кызыл балан җимешләре, ап-ак тәрәзә яңаклары ерактан үзенә җәлеп итте. Килеп кергәндә, Рауза апа зәңгәр утын кабызып чәй куеп йөри иде. Нәфис, төз гәүдәле, башына татар хатын-кызларына хас булган ап-ак яулыгын сузып япкан. Ачык йөзе, тәмле сүзе белән ул безне каршы алды. Элекке заманнан калган түгәрәк олы мич, тал чыбыгыннан үрелгән урындыклар, кулдан ясалган олы һәм кечкенә зәвыклы сандыклар, идәнгә җәелгән үзенчәлекле келәмнәр, дивандагы төсле җәймәләр, чигүле мендәр тышлары кигезелгән мендәрләр–барысыннан да чисталык, сафлык, пөхтәлек бөркелеп тора. Рауза апаның өе–үзе бер кабатланмас хатирә кебек тоелды миңа. Тәрәзәләрдән төшкән кояш нурлары нур өстенә нур бөрки иде.
Рауза абыстай белән без рәхәтләнеп ихластан аралаштык. Аның чишмә челтерәведәй тавышы, йөзендәге елмаюы үзенә әсир итте. Сөйләгәннәрен йотылып тыңлыйсың. Зур тормыш юлын үткән хатын-кыз буларак, аның сөйләр сүзе дә күп. Ислам дине тарихы һәм нигезләре, халкыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге, туган ягыбызның данлыклы шәхесләре белән нык кызыксынучан булып чыкты ул. Ә догаларны өйрәнергә хәвәслеге аның кечкенәдән үк булган. Әти-әнисе дә азмы-күпме догалар белгән, ислам динен тоткан. Рауза апа яшь чактан догаларны, Коръән сүрәләрен зыялы кешеләрдән отып калырга тырышкан. Бик күп сүрә, аятьләрне ул Югары Тегермәнлек авылында озак еллар мулла булган Ярулла хәзрәт кызы Мәрьямбикә әбидән өйрәнеп калган.
(язманы тулысынча газетадан укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа