Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсе районы Полянка авылы мәчетендә файдалы чара узган

Шушы көннәрдә Полянка авылы мәчетендә очрашу булды. Балалар һәм әниләрне мәчет белән таныштыру оештырылды анда. Кунакка күп балалы аналар, дәү әниләр, әбиләр килгән иде. Һәрберсе тыйнак кына сәлам биреп түргә узды алар. Рәт-рәт тезелеп утырып мәчетнең имамы Равил Сафинның сүз башлавын көттеләр. 

Равил хәзрәт һәм Балык Бистәсе мөслимәләр берлеге рәисе Иделия Мәхмүтова балаларны каникул вакытында мәчет белән таныштыру чарасын үткәрү турында уйлаганнар. Тәрбияви чара буларак мәчеткә керү тәртибе, анда үз-үзеңне тоту, мәчеткә килгәндә киенү турында  балаларга җиткерү иде аларның максаты. Кичәдә нәкъ шулар турында балаларга аңлашыла торган итеп сөйләделәр дә. Аннан имам азан әйттеп, азан догасы укыды.  Балалар да үзләре белгән догаларны яттан сөйләделәр. Өч яшьлек Солтан Нотфуллин ашагач укыла торган доганы әйтте. “Каян өйрәндең син аны?”- дип сорадым. “Әни өйрәтте. Мин мәчеткә тагын киләм, башка догалар өйрәнәм әле”,-диде ул.   Салават һәм Самат Сибгатовлар бисмилләәһ әйтеп күрсәттеләр. “Ашап бетергәч дәү әни, әти һәм әнигә рәхмәт әйтәбез”, -диде алар.   Регина һәм Зәринә Зариповалар бертавыштан “Фатиха” һәм “Ихлас” сүрәләре укыганда дәү әнисенең күзләренә яшьләр килде.

Кичәдә тиздән үтәчәк Мәүлид бәйрәме турында да сөйләделәр. Әти-әниләрне һәм балаларны булачак бәйрәмгә чакырдылар. “Алага шөкер, яшь буында динебезгә хөрмәт һәм ихтирам зур. Әнә бүген дә яшьләребез сабыйлары белән  килеп ничек тыныч кына тыңлап утырдылар. Бу очрашу дәвамлы булсын иде”,- диде Иделия Мәхмүтова.

Гөлназ Зарипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса