Балык Бистәсе районы Олы Укмас авылында изгеләр ашы узды
Шумково авыл җирлегенә керүче Олы Укмас авылында ел саен “Изгеләр” бәйрәме уздырыла. Бу чара җир-ананың уңдырышлылыгы өчен Раббыбызга рәхмәт белдерү һәм әрвахлар рухына дога кылудан гыйбарәт.
Быелгысы елда башкалардан аерылмады. Бәйрәм җомга көнне узды. Аны оештыруда 30 дан артык кеше катнашты. Бәйрәм алды көнне алан печәне чабылды, 18 казан урнаштырылды, аларда ризык әзерләү өчен утын хәстәрләнде.Бу эшләрне Т. Мингалиев оештырып йөри. Быел шулпа өчен 12 сарык һәм 31 тавык җыелган.Пешекче М. Насыйбуллина ярдәмчеләре белән аш әзерләде. Бирегә якын тирә авыллардан һәм шәһәрләрдән дә кайтырга тырышалар.
Догалар укылгач әзерләнгән аштан авыз иттеләр. Самовар кайнап торды. Баларга тәм- томнар таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа