Балык Бистәсе авылларында гошер жыелды
Көз – байлык,муллык фасылы.Елның бу чорында кешеләр бакчаларында үстергән кишер,чөгендер, бәрәңге,суган һәм башка уңышларны казып ала,эре-эре хуҗалыклар басу кырлардагы иген,арыш, кукурузны суктырып,амбарларга озата.Ислам дине кагыйдәләре буенча без көзен алган шушы уңыштан фәкыйрь-мохтаҗларга,мескен-ятимнәргә,дин юлында хезмәт итүчеләргә,мәчет-мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләргә дә өлеш чыгарырга,ягъни гошер сәдакасы бирергә тиеш.
“Гошер”сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “гашәрә”,ягъни “ун”дигәнне аңлата.Яңгыр суы белән үскән уңышның – уннан берен,сугару юлы белән үскән уңышның егермедән берен гошер итеп бирү зарур. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримнең “Әнгәм”(“Терлек”)сүрәсендә: “Өлгергәч һәрберсенең җимешләрен ашагыз һәм уңышларын алганда тиешле өлешен сәдака итеп бирегез”,-ди.
Аллага шөкер “гошер” сүзен дә аңлый башладык. Аллаһ Тәгаләбезнең сүзләрен истә тотып,районыбызның күп кенә авылларында ел саен гошер бәйрәме уздырылып килә. Узган елларны без әлеге чарада катнашкан авылларны санап үтә торган булсак, быел районыбызның барлык авыллары да диярлек өлеш кертте. Район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов әйтүенчә, гошер мәркәзебез Казаннын “Ярдәм” мәчетендә урнашкан курмәучеләр реабилитацион узәгенә , “Ислам динен кабул итугә – 1000 ел” ,” Мөхәммәдия” мәдрәсәләренә, Мәрҗәни мәчете каршындагы “Ислам көллияте”нә, Рәсәй Ислам Университетына, “Казан нуры”, “Әмәт” мәчетләренә, шулай ук районыбызның мохтаҗ гаиләләренә җибәрелде.Әлбәттә һәр гамәлебез Аллаһ ризалыгы өчен башкарыла, әмма шуны да искәртеп китми булмый, без-Балык Бистәлеләр күмәк көч белән республикабыз буенча 47 мөхтәсибәт арасыннан 3нче урынга чыктык( 1нче - Балтач,2нче –Теләче районнары).
Әлеге күркәм чарада катнашкан һәр кешегә, имамнарыбызга,транспорт белән гошер сәдакасын урнаштыруда ярдәм иткән Балтач авылы имамы Фирдинанд хәзрәт Хакимовка районыбыз мөхтәсибе Рамазан хәзрәт рәхмәтен белдереп: “Аллаһ Раббыбыз малларына бәрәкәт бирсен. Җыеп алган уңышларының рәхәтен күререгә язсын. Киләчәктә дә изге гамәлләребез дәвамлы булса иде!”-дигән теләкләрен җиткерде.
Динара Хисаметдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа