Балыкбистәлеләр,Гает бәйрәме мөбәрәк булсын!
Рамазан аен ел буе сагынып көтсәк тә, изге көннәр сизелми дә үтте. Әлеге айда бик күп күркәм гамәлләр кылынды. Аллаһыбыз кушканнарны үтәп тәүге мәртәбә намазга басучылар, ураза тотучылар булды. Мөселманнар мәчетләргә тәравих намазларына бардылар, иманнарын ныгыттылар. Мәчеткә йөрүче яшьләрнең саны елдан-ел арта баруы аеруча куанычлы. Быел да тәравих намазларына халык...
Рамазан аенда безгә изге китап-Коръән иңдерелде. Шуның өчен дә без тәравих намазларында җәмәгать белән бергә булып Коръән сүрәләрен, тәсбих-зикер тавышларын тыңладык. Башка еллардан үзгә буларак, быел район үзәк мәчетенә Төркиядән Ильяс хәзрәт Демир килде. Тәравих намазларын ул алып барды, азанны да ул әйтте. Аның намазга чакыра торган, Аллаһы Тәгаләгә ялварулы моңлы тавышы һәркемне мәчеткә дәште.
Рамазан аенда берничә кеше берләшеп мәчеттә ифтар ашы уздыручылар да шактый булды. Мәчет үзе дә ике мәртәбә ифтар мәҗлесе җыйды. Аллаһы Тәгалә барчабызның да күңелендә булган изгелекләрен кабул итсен, киләчәктә дә тыйганнардан тыелып, кушканнарын үтәп яшәсәк иде.
Рамазан аеның соңгы ункөне безгә иң изге, иң хөрмәтле Кадер кичен алып килә. Әлеге кичәнең көне билгесез булып, аны шул ун көн арасыннан так санда эзләргә кирәктер. Кадер кичәсенең үз күркәмлеге бар. Бу кичәдә һәрнәрсә Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылыр: бөтен дөнья нур белән тулыр, җәннәт ишекләре һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт ишекләре ачылыр. Кадер кичен Коръән иңү белән үзенчәлекле иткән Аллаһыбыз ул төннең тагын бер өстенлеген бәян итеп: "Ул мең айдан да хәерлерәктер", дигән. Ул төнне гыйбадәттә булып, намаз, Коръән уку, зикерләр әйтү һәм дога кылуда үткәрү мең ай гыйбадәтеннән дә хәерлерәктер. Бу изге кичәдә Аллаһыбыздан гафу-мәгърифәт сорап дога кылу кирәк, чөнки Кадер кичендә барлык гөнаһлар да ярлыканыр.
Рамазан аеның соңгы көннәрен уразада үткәрәбез. Аллага шөкер, быелгы салкынча һава ураза тотучыларга бермә-бер җиңеллеген бирде, көн озынлыгындагы сәгатьләр сизелми дә үтте. 25 июнь көнне барыбыз да гает намазына мәчеткә киләбез. Госелләнеп, пакъләнеп Аллаһ йортына атлаганда әйтелгән тәкъбирләр белән без янәдән Аллаһы Тәгаләне олылыйбыз. Киләчәктә дә ул шатлыклар белән уза торган гыйбадәт булсын, гает бәйрәмнәрен дә бергәләп каршылауны Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсә иде, мөселман кардәшләр!
Салихҗан хәзрәт Закиров,
Балык Бистәсе үзәк мәчете имам-хатыйбы.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев