Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсенең Яңавыл авылында балалар "Йомырка бәйрәмендә" булсалар, зиратта чистарту эшләре алып барганнар

Яз айлары керүгә,табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Елгада бозлар кузгала. Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, юка бозны тишеп, зәңгәрсу умырзаялар чыга. Җылы яклардан, туган якларын сагынып кошлар кайта.Иңе-буе күренмәгән кырлар кардан арына, ямь-яшел уҗым басулары ачыла. Дымлы җирне улән келәме каплап ала.Сап-сары тузганаклар хасил булгач, тирә-як тагын да яктырып,...

Май - язның аеруча да кайнап торган чагыдыр.Урамда иртәдән кичкә кадәр балаларның шат тавышы ишетелеп тора.Һәркем ыгы-зыгы килә.Тирә-юньдә эш кайный.

Балык Бистәсе Яңавыл авылындагы май ае, күркәм гореф-гадәтләренең берсе - "Йомырка бәйрәме " белән башланып китә. Балалар иртән торып, өй саен кереп, матур теләкләр әйтеп, кызартылган йомырка һәм тәм-томнар җыялар.Ә өлкәннәр бу көнне зиратка өмәгә җыела. "Исәннәрнең кадерен бел, улгәннәрнең каберен бел!"дигән гыйбарәгә тугры калып,быел да зиратта өмә гөрләде.Вакыты тыгыз булуга карамастан, һәркемгә урнәк күрсәтеп, изге эштә ярдәм итәргә инвестробыз Альберт Шамил улы Фахретдинов та килгән иде. Яңавыл зиратында аның туганнары, әнисе Фагыйлә апа җирләнгәнлектән, гел аларның рухларына дога кылдырып, каберлекләрен карап, чистартып тора ул.

Билгеле, авыл халкы бу көнне генә түгел,зиратны ел буе онытмый.Өмәгә килгән һәркем ,җәй аенда каберлекләрне уләннәрдән арындыру өчен җыелырга сүз куешып,изгелек кылганнарына балаларча сөенеп,таралыштылар.

Динара Хисаметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев