Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсенең Тәб.Чаллы авылы мәчетендә бер көн кунакта

Барыбызга мәгълүм, ислам дине бердәмлеккә, шәфкатьлелеккә, рухи ныклыкка чакыручы дин. Бүгенгесе көндә авылыбыз мәчетләрендә моңлы азан тавышы яңгырый икән, бу-иманыбызның ныклыгын дәлилли. Районыбызның кайбер авылларында икешәр мәчет эшләве дә җанга сөенеч өсти, картлар белән бергә яшьләр дә намазга баса, ураза тота, хаҗга бара. Монысы инде икеләтә куанычлы.

"Шөкерана кылып яшик"

Тәб.Чаллы авылы тау башында ерактан ук үзенә дәшкән "Чаллы" мәчетенең ачылышына быел 31 августта төгәл 15 ел булган. Тышкы ягыннан гына түгел, эчке ягыннан ук балкып торган мәчетнең ишеге һәркемгә ачык. Теләүчеләр биредә дин сабагы ала, җәйге һәм кышкы каникулларда исә балалар лагерьлары эшли. Мөгаллимәләр дә үзләренеке: Галия абыстай Гайсина инде 2010 елдан хатын-кызларга, балаларга дини дәресләр бирә икән.

-Ислам динендә гыйлем алуга һәм өйрәтүгә омтылыш зур. Ул һәр мөселманның изге бурычы. Шуңа да бу эшемә бар күңелемне бирәм. Үзем дә тәүге дәресләремне Котлы Бөкәшнең "Бөкәш нуры" мәчете мөгаллимәсе Рәмзия Нуретдиновадан алган идем. Анда 5 ел йөрү дәверендә Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән уку дәрәҗәсендә өйрәндем,-ди Галия апа. -"Чаллы" мәчете эшли башлагач 2010 елда укырга теләүчеләр өчен төркем оештырырга булдык. Башта намаз тәртипләрен өйрәндек, аннан гарәп теле әлифбасына, акрынлап укуга күчтек,-ди ул.

Быел апрель аенда әлеге группадагы 12 хатын-кыз бергәләп мәчеттә Коръән-хәтемне багышлау мәҗлесе үткәргәннәр, кулларына шәһадәтнамә алганнар. 2013 һәм 2015 елда оештырылган группалар исә укуларын бүген дә дәвам итәләр-дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә дәрескә киләләр.

-Дин сабагына өйрәнү, үзем алган гыйлемне башкаларга бирү-күңелемдә йөрткән иң зур хыял-теләгем иде. Әтием Мөхәммәтгали заманына күрә динле, укымышлы кеше булды, гарәпчә, латинча, русча укый-яза белде. Монда кияүгә килгәч тә (Галия апа Минзәлә районы Әмәкәй авылыннан-авт.) кайнанам Гайнелхаят әни озак еллар авылда мәетләр юу кебек изге эшне башкарды. Матур яшәдек, сүзгә килмәдек Аллага шөкер. Диннең бары яхшыга өйрәтүенә тагын бер дәлил иде бу. Соңрак үзем дә телевизордан гарәп әлифбасын өйрәтүгә багышланган тапшыруларны карап үзлегемнән хәрефләрне таный, укый белә башладым,-ди Галия апа.

Әнә шулай үзе башлап салган сукмак бик күпләрне изге, олы юлга чыгарган. Күптән түгел шәкертләре Галия апаны 80 яшьлек юбилее белән котлаганнар, аңа матур теләкләрен җиткергәннәр. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән бер сыйныфта укыган Галия апа Гайсина, чынлыкта да аңа бик лаеклы. Юкка гынамы, аның һәм тормыш иптәше Әкрам Минһаҗетдиновлар турында повесть язылмаган, республика күләмендә уздырыла торган "Ел хатын-кызы: ир-ат карашыннан" конкурсында катнашып, Президент белән очрашуга бармаган ул. Барысы да тырышлыгы белән ирешелгән. Әнә, мәчет ачылгач та Яр.Чаллыда яшәүче уллары Равил бүләк итеп өстәл-парталар кайтарган. Улының әлеге гамәленә ана буларак бер горурланса, мөгаллимә буларак икенче кат сөенә Галия апа. Шуңа да һәр сүзендә канәгатьлек, бүгенге тормышына шөкерана кылу ярылып ята аның.

"Безнең халык бердәм ул"

Мәчетнең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт мәчет эшчәнлеге, мөгаллимнәр хезмәтеннән канәгать. Бергәләп киңәшләшәләр, уртак фикергә килеп эшли алар. Хәзрәт үзе дә шактый еллар мәчеттә ир-атларга белем биргән. 1998 елда хаҗ кылып кайткан.

-Җомга намазларына, гает бәйрәмнәренә халык күп йөри. Гадәти көннәрдә дә мәчетебезнең буш торганы юк, Аллага шөкер. Дин сабагына да, вәгазь тыңларга да киләләр. Ярдәмчеллек ягыннан да авылдашларыма бик рәхмәтлемен. Зиратны гел тәртиптә тотабыз. Быел да һәр гаиләдән меңәр сум акча җыйдык. Елына өч тапкыр каберлекләрне чистартабыз. Корыган, ауган агачларны кисеп читкә чыгарып куябыз. "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", дип халык та тиккә әйтми бит. Әрвахларның рухлары да шат булыр,-ди хәзрәт.

Иганәчеләр ярдәме белән дә мәчеттә күп эшләр башкарылган. Зәкат сәдакасы итеп 100-200 әр мең сум акча китерүчеләр дә бар икән. Аның күпчелек өлешен авыр, мохтаҗ гаиләләргә өләшәләр.

-Аллаһы Тәгалә биргән сәдакаларны кабул итсен. Һәр елны көзге уңыштан халык гошер сәдакасын китерә. Аны Яңавыл мәчетенә Рамазан хәзрәткә илтәбез. Җеназадан соң бирелгән гүр сәдакасы акчасына зират өчен көрәк-чиләк, авыр гаиләләрдән вафат булучылар өчен ләхет такталары алып куябыз. Чөнки зәкат, гүр сәдакаларын мәчет өчен тотарга ярамый,-ди Мансур хәзрәт.

Җәйге, кышкы каникулларда мәчеттә балалар өчен лагерь эшли. Ислам диненең асылын аңлаган, аның әдәп-әхлаклы тәрбия бирүен белгән ата-аналар балаларын бик теләп әлеге лагерьга йөртәләр. Балалар анда ислам дине турында күбрәк мәгълүмат алалар, намаз уку тәртипләренә өйрәнәләр. Болар һәммәсе дә алар күңелендә дингә омтылыш, кызыксынучанлык уята. Әнә шулай бердәм булып, иман ныклыгында яши авыл халкы. Болар барысы да акрынлап үз асылыбызга кайтуны дәлилли. Ә асылыбыз Исламнан аерылгысыз.

Фәрвәз Каюмова.

фотоhttp://yvision.kz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев