Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсе үзәк мәчете Яңа елга яңартылып керә

Үзәк мәчет соңгы ике айда зур үзгәрешләр кичерде.

Мәчет бинасының җәмәгать намаз уку залы капиталь ремонтланды, идән-түшәмнәре, ишекләре яңартылды. Бинаның икенче катында шактый үзгәрешләр булды. 60 кешегә исәпләнгән никах уку залы барлыкка килде. Шунда ук махсус хәләл меню нигезендә бәйрәм табыны әзерлзәү мөмкинлеге дә тудырылды. Мәчетнең керү алды да бик матур итеп үзгәртелде. Идәненә тоташ затлы палас җәелде. Бу исә гает намазлары вакытында килүчеләрне монда да урнаштырырга мөмкинлек тудыра дигән сүз. Мәчет бинасына тышкы яктан төнге утлар куелды. "Бу эшләрнең күпчелеге район эшмәкәрләренең химаячелек ярдәме нигезендә башкарылды",-ди мәчетнең имим хатыйбы Хәмит Идрисов.. Бүгенге көндә мәчеткә дин белемнәре үзләштерү максатыннан 60 якын төрле яшьтәге шәкерт йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев