Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсе районында 44нче мәчет эшли башлады ( ФОТОЛАР)

Узган атнаның җомга көнне Зур Мәшләк авыл җирлегенә кергән КамАз юлы буендагы уастогында юлчылар өчен "Сәфәр" мәчетен ачу тантанасы булды.

Аны Котлы Бөкәш авылында туып үскән, элеккеге "Кама" колхозы рәисе булып эшләгән Камил Гаян улы Шакировның уллары Илхам, Илнур, Илназ, Илшат, Илдар үз хисапларына төзеткәннәр. Биредә әле тагын ерак сәфәргә чыккан юлчылар өчен менә дигән ике катлы ял итү урыны, кунакханә белән олы ашханә дә төзелеп килә

Бу көннәрдә заманча стилдә аның эчке эшләре башкарыла.Тантанага Татарстан Республикасы диния назәрәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка бик күп кунаклар килгән иде. Ул бу аллах йорты төзелешенең яхшы сыйфатлы булуына, һәркем өчен бик уңайлы итеп эшләнүенә югары бәя биреп аның халкыбызга озак еллар дәвамында тугрылыклы хезмәт итүен теләде. Муниципаль район башлыгы исеменнән тантанада мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыков чыгыш ясады.

Ул әлеге "Сәфәр, мәчетенең районыбызда 44 енче игелекле гыйбәдәт йорты булуын һәм аның һәрвакыт сәфәрчеләр белән тулы торуын, халкыбызга озак еллар дәвамында телебезне, гөреф гадәтләребезне һәм динебезне саклап калып аны тагында үстерүдә хичшиксез үзенең лаеклы өлешен кертер дигән ышанычын белдерде. Тантанада күрше тирә Саба, Теләче районнары һәм Казан шәһәренең "Гаилә" мәчетләре имам хатиплары да чыгыш ясап үзләрене изге теләкләрен җиткерделәр.

Барысы да бергәләшеп җомга намазын укыгач Җәлил хәзрәт татар теленең бөеклеге һәм аның ярдәмендә дөньяның 14 илендә рәхәтләнеп бик җиңел аралашып булуы турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Соңыннан әлеге мәчетнең имам хатибы Илдус хәзрәт Шакировка үз киңәшләрен әйтел эшендә уңышлар теләде.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев