Балтач авылы балалар арасында авыл мәчет бинасы төзелүгә 105 ел тулуга багышланган “Намаз уку” бәйгесе булачак
Балтач авылы балалар арасында авыл мәчет бинасы төзелүгә 105 ел тулуга багышланган “Намаз уку” бәйгесе үткәрү күздә тотыла. Аның максаты балаларда динебезгә, намаз укуга кызыксыну һәм хөрмәт уяту, әхлакый тәрбия бирү, аларда намаз укуны гадәткә кертү, традицион Ислам кыйммәтләрен пропагандалау. Чараны яз ахыры, җәй башында оештырырга уйлыйлар.
Бәйге балаларның яшенә карап 2 номинациядә узачак. Беренче номинация мәктәпкәчә яшьтәге һәм 1- 4 сыйныф балалары арасында булса, икенче номинациядә - 5- 9 сыйныф балалары ярышачак.
Автор Нияз Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа