Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Авыр вә яралы кире кайту

    19 нчы гасыр азагындагы мәчет һәм мәхәлләләр турында язылган архив документларында Ямаш авылында 169 йортта 300 ир-ат һәм 296 хатын-кыз исәпләнгәнлеге күрсәтелә.

    Алардан тыш тагын 7 йортта 39 ир-ат һәм 41 хатын-кыз керәшен татарлары яшәгәнлеге турында да мәгълүмат бар. Авылның "Түбән урам"ы белән "Чутай урамын" тоташтыручы калкулыкны өлкән яшьтәгеләрнең "Бу керәшеннәр зираты, монда керәшеннәр күмелгән" дип сөйләүләрен балачакта ук ишеткәнем бар иде. Документлардан күренгәнчә 18 нче гасырда үткәрелгән христианлаштыру сәясәтен гасырлар буе мөселман кануннары буенча яшәгән татарларның күбесе кабул итә алмаган. Алар инде 19 нчы гасырның беренче яртысында ук мөселман диненә кире кайту өчен көрәш алып бара башлаганнар. Бу турыда тарихчы якташыбыз Нурулла Гарифның "Борынгы Чаллы төбәге: үткәннәр кайтавазы" дигән китабында миссионер А.М.Машановның безнең төбәктәге христиан диненә яңа күчерелгән авылларда дин кануннарының үтәлү-үтәлмәвен күзәтүләре язылган. Ул чорда чиркәүнең катгый контроле һәм полициянең эзәрлекләвенә дә карамастан мөселман диненә кире кайту күренеше еш күзәтелгән. Икенче бер миссионер Е.А.Маловның язмаларында 1862-1863 нче елларда Казан губернасында гына да 3517 кеше мөселман диненә кире кайтканлыгы турында әйтелә. Архив документларындагы мәгълүмат әлеге процессның безнең төбәктә дә барганлыгына бер дәлил.
    Керәшен авылыннан килеп, татар исемнәре алып мөселман динен тотарга омтылган кешеләрне авылдашлар баштарак кабул итәргә теләмәгәннәр: аларның йортлары да аерым булган (хәзерге Җебанай урамы), мәчеткә һәм зиратка да керә алмаганнар, үзара ул-кызларын да никахка кертмәгәннәр.
    Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.
    Халидин Әхәтов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: