Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Узган атна ахырында Балык бистәсе үзәк мәчетендә район имам-хатыйбларның җыелышы булды

Аның эшендә район башлыгы Илһам Валеев, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин, төбәк казые Рөстәм Вәлиуллин, район прокуроры Руслан Шакирҗанов, эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Мостафин катнаштылар.

"Түгәрәк өстәл" рәвешендә үткән киңәшмәдә бик күп җитди мәсьәләләр уртага салынды. Бигрәк тә экстремизм һәм терроризмга каршы тору көн кадагына куелды. Бу очраклы гына түгел. Менә берничә ел инде сентябрьдә "Экстремизмга-юк" айлыгы үткәрелә. Дини, милли мәсьәләләрдә толерантлык тәрбияләүдә, экстремизм, терроризмга каршы торуда дин әһелләренең роле бәхәссез. Район башлыгы Илһам Валеев та бу четерекле мәсьәләләрдә мәхәлләләребезнең абруйлы имамнарына таянуын ассызыклады. Алга таба да аңлашып, уртак тел табып эшләргә чакырды.
Прокурор Руслан Шакирҗанов, эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Мостафин экстремизмга каршы тору юнәлешендә алып барыла торган эшчәнлекләренә тукталдылар. Шулай ук бу мәсьәләдә җирле үзидарә органнары, дин әһелләре белән тыгыз элемтәдә торып эшләүнең уңай нәтиҗәләр бирүенә басым ясадылар. Чит илләрдә яшәп, укып кайткан кешеләргә, "Таблиг" кебек радикаль ислам тарафдарларына карата аеруча игътибарлы булырга чакырдылар.
-Шунысы аяныч, экстремист дигәч, кайберәүләр барча мөселманнарны, ислам дине тотучыларны күз алдына китерәләр. Менә шушы коточкыч уйдырманы юкка чыгару өчен барлык мөмкинлекләрне эшкә җигү сорала. Экстремист-террористларның милләте дә, дине дә юк бит. Иң элек балаларыбызны милли гореф-гадәтләр, дин нигезендә тәрбияләргә кирәк. Без тәрбияләмәсәк яшь буын шайтан коткысына бирелә,-диде мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт.
Гомумән, бу җыелышта балаларга дөрес дини тәрбия бирүне оештыруга багышланган мәсьәләләргә зур игътибар бирелде. Имам-мөхтәсиб Сәүдахан хәзрәт һәр мәчет каршында дин нигезләрен өйрәнү буенча түгәрәкләрне нәтиҗәле эшләтү, кирәкле китап әсбаплары белән тәэмин итү бурычын куйды.
Мәчетләрне кышка әзерләү мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмадылар. Район газ оешмасы начальнигы урынбасары Илнар Хәбибуллин газ җиһазларын ягу сезонына әзерләү, янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Альмир Шәфигуллин янгын куркынычсызлыгы турында чыгыш ясадылар.
Район башлыгы, мөфтият вәкилләре имам-хатыйбларның күпсанлы сорауларына да җавап бирделәр. Киңәшмә җәмәгать белән өйлә намазы укып төгәлләнде.
Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев