Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Ураза гаете җитә. Татарстанда төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф мәчетендә уздырыла

28 июльдә Ураза гаете була.

Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Төп бәйрәм чарасы Казан кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә уздырыла. Гаетне 4 сәгать 50 минутта башлау һәм 5 сәгать 35 минутта тәмамлау ниятләнә.

"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалыннан Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляциясе 4 сәгать 40 минутта башлана.

"Татарстан - Яңа гасыр" каналы мөселманнарның күркәм бәйрәмен, иртән мәчеттә булу сәбәпле, туры эфирда карый алмаганнар да, илебезнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче кардәшләребез дә карасын һәм рухлансын өчен, шул ук көнне сәгать 11.00дә кабатлап күрсәтәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.

(tat.tatar-inform.ru)

Фото сyandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев