Аларны якыннары, "ДУМ РТ ХАДЖ" программасын тормышка ашыручылар, нәзарәт вәкилләре "Казан" халыкара аэропортында каршы алдылар. Хаҗиларга "ДУМ РТ Хадж" үзенчәлекле бүләкләр әзерләгән - сувенирлар һәм хаҗиларның Гарәп Әмирлегендә төшерелгән фотоларыннан, хаҗ турындагы фильм һәм клиплардан торган диск, "ДУМ РТ Хадж" әзерләгән хаҗ турындагы аудиокитап. Бүләкләр хаҗиларга самолеттан төшүгә өләшенде.
Изге хаҗ сәфәре уңышлы үтте, барлык хаҗ гамәлләре тормышка ашырылды. Алдагы берничә көндә, Алла боерса, башка хаҗиларыбыз да туган җирләренә аяк басарлар, дип хәбәр итә Диния нәзарәте.
http://intertat.ru/tt/novosti/item/37714.html
Фото yandex.ru
Нет комментариев