Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Татар халкы ислам динен мәдрәсәләрдә саклап калган

Татар халкы элек-электән үзенең мәдрәсәләре, белем бирү рәвеше белән мөселман дөньясында дан тоткан.

Мәдрәсәләр мәдәният учагы вазыйфасын да үтәгәннәр. Имамнардан тыш аларда фән һәм мәдәният эшлеклеләре дә белем алган. Татар халкын һәм ислам динен шушы мәдрәсәләр саклап калган да инде. Совет власте оешканнан соң дин тоту тыелды, мәдрәсәләр ябылды. Дингә каршы өндәүләр алып барылды. Ләкин өлкән буын дин тотуны ташламады. Кача-поса гына намазын да укыды, корбан да чалды, ураза да тотты. Дин бит яхшылыкка, чисталыкка өйрәтә. Әниләр безне балачактан ризыкка, киемнәргә сакчыл караш тәрбияләде. Өлкәннәрне хөрмәт ит, кечкенәләргә ярдәм ит, дип әйтә торганнар иде. Шуңа күрә дә балалар тәртипле, игелекле булып үскәннәр. Хәзерге көндә, Аллага шөкер, дингә юл ачылды. Гыйлем алырга теләүчеләр мәдрәсәләрдә, югары уку йортларында, чит илгә китеп тә укый алалар. Хәзер үәрбер авылда мәчетләр салынды. Авыл халкы анда гыйбадәт кылырга йөри.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев