Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

ШӘХСИ ЗИРАТЛАР БАРЛЫККА КИЛҮЕ ИХТИМАЛ

Зиратта каберне карап торучылар булмаган очракта, шул ук урынга яңа мәет җирләнергә мөмкин.

Россиядә төгәл ничә зират барлыгы билгеле түгел, 35-70 мең тирәсе, диләр. Белгечләр әйтүенчә, зур шәһәрләрдәге зиратларда урыннар аз булганлыктан, кабер каралмый яки анда кемнең җирләнгәне билгесез икән, ул җирне кабат куллану мөмкинлеге тудырылырга тиеш. Шулай ук алар, зиратларда тәртип урнашса, мәрхүмне соңгы юлга озатуга тотылган чыгымнар да бермә-бер кимеячәк, дигән фикердә.

Зиратларда, мәрхүм­нәр­не соңгы юлга озату өлкә­сендә тәртип урнаштыру вәкаләте РФ Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына бирелде. Бел­гечләр фикеренчә, дәүләт бу өлкәне үз контроленә алса, кешеләрне соңгы юлга озатуга бәйле бизнесның "кара" ягы ачылачак.

Фото сyandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X