Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Рамазан аенда дөрес туклану мөһим

Күп кенә илләрнең мөселманнары, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, 28 июньдә ураза тота башлый. Беренче тәравих намазы 27 июнь көнне кояш баегач укылачак. Ураза вакыты тәүлегенә егерме сәгатьләп дәвам итәчәк. Табиблар дөрес тотылган ураза нәтиҗәсендә организм ял итә алуы, зыянлы матдәләрдән азат ителүе, иммун системы ныгуы сәбәпле ифтар, сәхәр вакытларында...

Күп кенә илләрнең мөселманнары, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, 28 июньдә ураза тота башлый. Беренче тәравих намазы 27 июнь көнне кояш баегач укылачак. Ураза вакыты тәүлегенә егерме сәгатьләп дәвам итәчәк.

Табиблар дөрес тотылган ураза нәтиҗәсендә организм ял итә алуы, зыянлы матдәләрдән азат ителүе, иммун системы ныгуы сәбәпле ифтар, сәхәр вакытларында ашау-эчүнең сыйфатына әһәмият бирү кирәклеген әйтә. Табибә, мөслимә Мәликә Ямгурова Азатлыкка сөйләвенчә, ризакларның җиңелчә булуы кулай. Уразаның рухи яктан булган әһәмиятен дә ассызыклады.

"Беренче чиратта, уразаны Аллах ризалыгы өчен тотабыз, аның төп файдасы - Аллаһка гыйбадәт кылуда, ягъни без фарызны үтибез. Калганнары өстәмә буларак килә, әлбәттә, ураза ихтыяр көчен ныгыта, чөнки без көннең якты өлешендә ашаудан-эчүдән тыелырга тиеш, сабырлыгыбызны тәрбияли. Ә теләсә кайсы шундый тыелу дисциплинага өйрәтә, кеше үзен контрольдә тота башлый", ди ул.

"Майлы ризыклар ашамаска"

"Иң мөһиме - лимонад, торт кебек синтетик ризыклардан баш тартырга. Майлы әйберләр ашарга кирәкми. Пәйгамбәребез ифтарда да, сәхәрдә дә хөрмә һәм су белән тукланган. Кояш баегач хөрмә белән авыз ачабыз да ахшамны укыйбыз, аннан соң инде ашыйбыз. Әгәр хөрмә булмаса, су белән авыз ачарга мөмкин. Ашалган ризыклар җиңелчәрәк булса әйбәт. Мисалга, яшелчәләрдән салат (зәйтүн маенда ясалганы кулай), ботка, җиләк-җимешләр, чикләвекләр куллану яхшы булачак. Ифтарга шулай ук карабодай, дөге, балык, ит мөмкин.

Әлбәттә, күп су эчәргә кирәк. Мәсәлән, ашаганнан соң ярты сәгать үткәч чишмә суы яки фильтрдан үткәрелгән су эчәргә була. Кайнаган суда файдалы матдәләр калмый. Чәйгә караганда су эчү мөһимрәк. Суга бал салып эчү дә әйбәт", дип сөйләде Мәликә Ямгурова.

"Сәхәрдә катык, эремчек әйбәт"

24 июньдә "Ярдәм" мәчетендәге хатын-кызлар клубында Рамазан аенда туклану мәсьәләсенә багышлангач очрашу уздырылды. Табиб Ринат Галимов әйтеп узганча, Рамазанда шулай ук аш, ботка, яшелчә, җиләк-җимешләр ашарга киңәш ителә. Сәхәрдә, аеруча, катык, эремчек кебек ризыклар файдалы дип сөйләде ул.

"Иртә белән торгач организмны көне буена җитәрлек сыекча белән тәэмин итәргә кирәк. Ярты литрдан да азрак эчәргә ярамый, күбрәк булса тагын да яхшы. Иртә белән катык, кефир, эремчек, әйрән кебек әчкелтем сөтле ризыклар файдалы. Итне кич белән ашау әйбәтрәк, иртә белән ит киңәш ителми. Ипи мәсьәләсендә чүпрәсезне эзләү мөһим", дип сөйләде Галимов. Табиб шулай ук йөкле хатыннарга, имезүче әниләргә ураза тотмаска киңәш итте.

Монан тыш,сәфәрдә, өлкән кешеләргә ураза тотмаска рөхсәт ителә, әмма юлда булучылар аны башка вакытта тоту кирәк булачак. Ураза кешенең сәламәтлегенә зыян салса шулай ук тотарга ярамый.

Ураза гаете 28 июльгә туры киләчәк. Быел Татарстанда фитр сәдакасы 50 сум, ә Ураза тота алмаучылар өчен фидия сәдакасы бер көнгә 150 сум дип билгеләнде

новости матбугат нокта ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев