Рамазан ае мөбәрәк булсын!
28 июндә изге рамазан ае башланды.
Бу барлык мөселманнар өчен дә рухи пакьлану, бер гөнаһ гамәл дә кылмыйча яшәү ае. Рамазан--ураза тоту ае да, ягъни кояш чыгудан башлап кояш баеганга кадәр ашау-эчудэн, җенси мөнәсәбәтләрдән нәфесеңне тыю. Уразаның мәгънәсе--ахирәт, Аллаһы Тәгалә, якыннарың-туганнарың турында уйлану, ата-анаң, кардәшләрең хакында хәстәрлек күрү. Пакьлек, шәфкатьлелек, миһербанлылык--рамазан аенда төп кыйммәтләр менә шулар.
Рамазан аеның башка айлардан аерылып торуының тагын бер сәбәбе--нәкъ менә шушы айда Мөхәммәд (с.г.в) гә изге Коръән Кәрим иңә башлый. Шуңа күрә хак мөселманнар Коръән Шәрифне ешрак укыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев