Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Мәүлид ае башланды

Мөселман дөньясы Мәүлид аена аяк басты. Рабигуль-әүвәл аеның 12се - ислам дөньясында зур тантана көне, бөтен дөнья мөселманнарының зур вакыйгасы булган Мәүлид бәйрәме. Әлеге көннән башлап дөньяга ислам нуры җәелгән, бик күп могҗизалар булган.

Рабигүл әүвәл аеның мәгънәсе - «яз башы» дигәнне аңлата. Аның борынгы исеме «Хуан». Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәһи вәсәлләмнең Кәнәна исемле ундүртенче буын бабасы (ул гарәпләрнең шаһы була) язның әүвәлге аенда сахрада чәчәкләрнең ачылганын күреп, күңеленә бер ләззәт таба һәм хисләнеп әйтеп куя: «Рабигүл әүвәл». Вәзирләре аның бу сүзләрен шунда ук тарихка теркәп куялар һәм айны да шушы исем белән атый башлыйлар, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

Мөхәммәд (с.г.в.) - Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләр янына җибәрелгән соңгы пәйгамбәр. Миллиардлаган кешеләрнең аның артыннан иярүе - пәйгамбәребезгә карата хөрмәт хисенең зурлыгы турында сөйли. Аллаһының барлыгына һәм берлегенә җаны-тәне белән ышанучыларның гына дөнья вә ахирәт бәхетенә ирешә алуын Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) өммәтенә иярүче һәркем белә. Пәйгамбәребез турында күбрәк белгән саен, йөрәкләребездә аңа карата булган мәхәббәт хисе арта бара. Әлеге хис көчәйгән саен, аның белән рухи бәйләнеш булуын без ныграк тоябыз һәм аннан башка тормышыбызның төссезләнүен сизәбез.

Мәүлид бәйрәме көнне мәчетләрдә вәгазьләр, Коръән сүрәләре укыла һәм пәйгамбәребез рухына дога кылына, аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә, хәер таратыла. Шулай ук рәсүлуллаһны мактап язган шигырьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү, аның башыннан кичкән хәлләрне укып, хөрмәтләп искә төшерү дә - күркәм эшләрдән санала.

Ислам дөньясында Мәүлид бәйрәменә ике төрле караш яши. Пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтүгә тискәре мөнәсәбәт белдерүчеләр дә очрый. Мәүлид бәйрәмен хуплаучылар да җитәрлек.

«XII-XIII гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр ислам дөньясында рабигуль-әүвәл аенда Мәүлид бәйрәмен үткәрәләр. Кайберәүләр, Коръәнне һәм сөннәтне дөрес аңламыйча, бу бәйрәмне уздырырга ярамый дип әйтә, чөнки бу бәйрәм пәйгамбәребез һәм сәхабәләр заманында булмаган дип аңлата. Мисалга пәйгамбәребезнең "Мине насаралар Гайсәне зурлаган кебек олыламагыз" дигән сүзләрен китерәләр. Мәүлид бәйрәмен уздыруны Раштуаны билгеләп үтү һәм тагын да начаррак нәрсә - потка табыну белән чагыштыралар. Әмма бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Беренчедән, сәхабәләр заманында билгеле бер көнне җыелу, пәйгамбәребез турында сөйләү һәм ишетү ихтыяҗы булмаган, чөнки сәхабәләр пәйгамбәребезне һәрвакыт күреп торган, аннан үрнәк алып яшәгән, - ди Татарстан мөфтие урынбасары, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров. - Икенчедән, Мәүлид бәйрәмен Гайсәне олылау белән чагыштыру - наданлык, динне аңламау. Пәйгамбәребезне искә алган мөселманнар бәйрәмне фәкать гыйбадәт белән генә, Коръән укып, пәйгамбәребез турында вәгазьләр сөйләп үткәрә. Мөхәммәт (с.г.в.): "Мин дүшәмбе көнне тудым һәм бу көнне ураза тотам", - дигән. Ул үзенең туган көнен гыйбадәтнең бер төре булган уразада үткәргән. Менә бу - безнең өчен шулай ук сабак».

Мәүлид бәйрәмен (Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган мәҗлесләр) беренче тапкыр XII-XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгид Күкбури Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмне бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребезнең тормышында булган әһәмиятле вакыйгалар турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид бәйрәмендә төрле ризыкларлар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә. Бу изге гамәлләрне кылган мөселманнар савапка ирешәчәкләр, дип белдерә мөселман лидерларыбыз.

"Казан шәһәренең Ярдәм мәчетендә 13 декабрь көнне мәүлид мәҗлесе булачак. Анда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм турында вәгазьләр сөйләнәчәк, мәүлид мөнәҗәтләре, салаватлар укылачак. Чара 10:00 сәгатьтә башлана. 16 декабрьдә Балтач районының Борбаш авылындагы мәктәптә балалар өчен мәүлид мәҗлесе узачак. 20 декабрь көнне Яшел Үзән районының Васильево бистәсе Мәдәният йортында мәүлидне билгеләп узачаклар. Анда вәгазьләрдән, мәүлид мөнәҗәтләреннән тыш, дини җырлар һәм җыелган халык өчен викторина да оештырылачак. Ә Болгардагы Ак мәчеттә мәүлид бәйрәме 23 декабрьгә тәгаенләнгән. Анда Россия төбәкләреннән мөфтиләр, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең катнашуы көтелә. 26 декабрь көнне Апанай мәчетендә мәүлид кичәсе оештырырга ниятләп торабыз", - дип сөйләде безгә Нияз хәзрәт Сабиров. Анда чара 15:30да башланачак.

Мөршидә КЫЯМОВА.
http://intertat.ru/tt/din-tt/item/51954

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәүлид