Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Котлы Бөкәш мәчетендә корбан ашы үткәрелде

Олылап изге гамәл кылынды. Корбан сарыкларның берсен-мәчет, икенчесен- Мәскәүдә яшәүче тумышы белән Котлы Бөкәштән булган Әсхәт Гарипов исеменнән атап чалган иделәр.

Мәчеттә 30 авыл һәм мәхәллә картлары катнашында вәгазь сөйләнде, Корьән укылды. Соңрак авылның 40 лап хатын кызлары (ялгыз әбиләр) бирегә чакырулы иде. Табын әзерләүдә аш пешерүчеләр Сания Сафина, Зөһрәбикә Гыйматдинова, Гөлсинә Фаисханова һәм Тәгъзимә Галиева башлап йөрделәр. Авылның дүрт хатын-кызы-Флера Кәримуллина, Нурия Валишина, Асия Бариева, Әлфинур Сафина тәмле итеп бәлеш пешергән иделәр. Мәҗлес тәмамланганнан соң авылның мохтаҗларына, гәрипләргә корбан ашы, пешкән ит, күчтәнәчләр таратылды.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев