Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Күңелләрен изгелеккә салган алар

Халкыбызның яшәеш-көнкүреше, әдәп-әхлак, гореф-гадәт һәм бар булган күркәм кешелек сыйфатлары ислам диненә нигезләнгән. Болгар бабаларыбыз моннан мең елдан артык элек дәүләт күләмендә ислам динен кабул итеп, гамәл-гыйбадәт кылган... Шәригать нигезендә никах-гаилә корган. Телле, мәгърифәтле, батыр халык булып, дөньяга танылганнар. Хәзер дин иреге бирелсә дә, иманга кайту авыр бара. Шулай да...

Халкыбызның яшәеш-көнкүреше, әдәп-әхлак, гореф-гадәт һәм бар булган күркәм кешелек сыйфатлары ислам диненә нигезләнгән. Болгар бабаларыбыз моннан мең елдан артык элек дәүләт күләмендә ислам динен кабул итеп, гамәл-гыйбадәт кылган... Шәригать нигезендә никах-гаилә корган. Телле, мәгърифәтле, батыр халык булып, дөньяга танылганнар. Хәзер дин иреге бирелсә дә, иманга кайту авыр бара. Шулай да Ислам дине кануннары буенча яшәүче кардәшләребез дә җитәрлек.
Фәния абыстай белән Рафаэль абый Кашафетдиновлар Түбән Тегермәнлек авылына моннан 7 ел элек кенә кайтып урнаштылар әле. Рафаэль абый тумышы белән шушы авылдан. Фәния абыстай Чаллы районының (хәзерге Тукай районы) Калмаш авылында туып-үскән.
Кайда гына эшләргә туры килми аларның икесенә дә. Рафаэль абый тракторчы, мастер, прораб, тармак (участок) башлыгыннан, идарә башлыгы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Фәния абыстай иң элек заводта, аннары төрле кибетләрдә сатучы булып эшли, соңрак аны "Универсам" кибетенә мөдир итеп билгелиләр. Шулай тормышның бормалы, сикәлтәле юлларын үтеп, лаеклы ялга чыккач, бабаларыбыздан безгә мирас булып калган динебезгә күңел салып, икесе дә башкаланың "Болгар" мәчете мәдрәсәсендә ислам дине нигезләрен ныклап өйрәнәләр. Мәчеткә йөриләр, өйләрендә Коръән кушканча гамәл-гыйбадәт кылалар. Хәзер аларның тормыш- яшәеше шәригать кануннары нигезендә.
Фәния абыстай Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһис-сәләм туып-үскән, изге Коръән китабы иңгән Мәккә шәһәренә-Кәгъбәтуллага барып, хаҗ кылу бәхетенә ирешә.
Хатын-кызлрга, балаларга дин сабаклары өйрәтү Фәния абыстайның күңелендә бик күптәннән йөрткән теләге. Түбән Тегермәнлек авылын кайтып урнашкач, ул башта бу турыда әйтергә кыймый йөри.
"Бер юлысы мәчеттә "Мәүлид" мәҗлесе вакытында мин бу тәкъдимемне хатын-кызларга җиткердем. Алар бертавыштан "Әйдәгез, оештырып җибәрегез бу эшне, без йөриячәкбез", - диделәр", - ди Фәния абыстай.
Шулай итеп ул мәчеттә хатын-кызларга дин сабагын укыта башлый. Беренче елны 11 кеше җыела. Ә икенче елга укырга теләк белдереп, аның янына күрше Югары Тегермәнлек авылыннан да төшәләр. Шулай ук мәктәп укучылары да аның дәресләренә бик теләп йөриләр. Бүген инде Фәния абыстайдан дәрес алган Зөләйха һәм Рәхилә абыстайлар авылларында мәчеттә мөгаллимә булып, балаларга дин сабагы, намаз тәртипләрен өйрәтә башладылар, үзләре дин сабагы укыталар.
Рафаэль абый, Фәния абыстай, мәчетнең имамы Ризван хәзрәт һәм мәрхәмәтле иганәчеләр белән яшь буынны - мәктәп укучыларын әхлакый тәрбияләүдә зур ярдәм күрсәтәләр. Ел дәверендә дини бәйрәмнәр вакытында мәктәптә үз иганәләренә аш-су хәзерләп, Коръән мәҗлесләре үткәрәләр.
"Һәр бәйрәм саен балалар белән җыелышырга тырышабыз. Бу эшләрдә ярдәм иткәне өчен, мин Шириаздн абыйга бик рәхмәтлемен. Әле менә 2012 елның җәй аенда аның белән бергә мәктәп укучыларын Шәһри Болгарга сәфәргә алып бардык. Балалар белән юл буе төрле догалар укып бардык, аларга дин турында мәгълүматлар бирдек. Өйлә вакыты җиткәч, яңа төзелгән ак мәчеттә намаз укыдык. Анда бөтенрәсәй мөселманнарының баш мөфтие Тәлгать Таҗетдиннең вәгазен тыңлап гыйлем алдык. Соңыннан ак чатырлы җәйләүдә аның аш-су мәҗлесендә кунак булып, сый-хөрмәт күреп кайттык. Балалар сәфәрдән үзләре өчен бик күп мәгълүмат, зур канәгатьләнү хисе алып кайттылар", - ди Фәния абыстай елмаеп.
Ә кардәшләребезгә нинди үгет-киңәләр бирер идегез дигән соравыма ул менә болай җавап бирде:
"Исламның биш фарызы бар: иманлы булу, намаз уку, зәкәт бирү, ураза тоту, хаҗ кылу. Алар һәрберебез тарафыннан да үтәлергә тиеш.
Аннары намаз укыган кеше башкаларга начарлык эшләми, аның гайбәтләргә дә вакыты калмый, ул һәрвакыт юынып, чиста йөри. Ә чисталык - сәламәтлек дигән сүз.
5 вакыт намаз һәр мөселман кешегә фарыз. Әгәр ислам кануннары буенча яшәсәк, ахирәттә Аллаһ Тәгалә каршында йөзебез ак булыр".
Татарча "1001 хәдис" китабыннан шундый хәдисләр бар:
"Коръәнне өйрәнеп, аны өйрәткән кешеләр - иң изге кешеләр" (416 хәдис); "Мөселман кеше белемчә өйрәнеп, белгәнен дин кардәшенә өйрәтсә, шул сәдаканың иң яхшысы" (150 нче хәдис).
Фәния абыстайның авыл халкына эшләгән эше - иң изге гамәлләрнең берсе. Башкарган яхшылыкларың үзеңә меңе белән кайтсын, Фәния абыстай!
Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев