Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык бистәсе мәчетендә район имам-хатыйбларының җыелышы булып узды

Узган атна ахырында районның үзәк мәчетендә район имам-хатыйбларының ел йомгакларына багышланган җыелышы булды. Анда авыл җирлеге башлыклары да чакырылганнар иде.

Утырышта шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин, эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Мостафин катнаштылар.
Киңәйтелгән утырышны Рашат Хәбибуллин ачып җибәрде. Ул кыскача районның социаль-икътисадый яктан үстерү юнәлешендә башкарган эшләре белән таныштырды. Мәчетләрнең, имамнарның эшчәнлегенә дә тукталды.
Эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Мостафин мәчеттә еш кунак. Экстремизм-терроризмга каршы торуда дин әһелләренең роле зур дип саный ул. Һәр тарафта бу четрекле мәсьәләләрдә мәхәлләләребезнең абруйлы имамнарына таянуын ассызыклый.
-Районыбыз тыныч булса да арабызда "Таблиг" кебек радикаль ислам тарафдарлары булуы җитди борчу тудыра. Алар әледән-әле Һиндстан, гарәп илләренә сәфәр кылалар. Нинди акчага йөриләр, анда нәрсәгә өйрәнәләр. Тәгаен генә белмибез бит, фаразлый гына алабыз, -диде ул. Наил әфәнде традицион булмаган ислам тарафдарларына, чит җирләрдән килеп урнашучыларга карата аеруча игътибарлы булырга чакырды. Республикабызның кайбер районнарында экстремистларның шартлаткычлар ясап ятуларын мисалга китерде. Казанга якын район буларак безнең авылларга да террористларның килеп урнашырга омтылу ихтималы булуын ассызыклады.
Наил Мостафин авылларда Казахстаннан кертелгән, я булмаса башка урыннарда ясалган аракы сату, шуны эчеп агулану очраклары күп булуына борчылу белдерде. Шулай ук авылларыбызда кечкенә шешәләрдә техник спирт сыеклыгы белән сату итүче кибетләр дә байтак икән. Алар белән сәүдә итү закон буенча тыелмаган. Шуңа да җавапка тарту мөмкин түгел. Эчке эшләр бүлеге начальнигы имам-хатыйбларны бу мәсьәлә буенча мәхәлләләрдә җитди сөйләшүләр үткәрергә өндәде.
Ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Рифат Бәдретдинов мәчетләрне, һич югында сәдака, башка материаль байлыклар саклана торган бүлмәләрне пультка, саклау системаларына тоташтырырга киңәш итте, тәртипләрен аңлатты.
Янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Альмир Шәфигуллин ягу сезонында газ җиһазлары, электр приборлары белән аеруча сак булырга чакырды. Шулай ук янгын сигнализациясе урнаштыруның мәслихәт булуына басым ясады.
Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Балык бистәсендә хакимият, җирле үзидарә органнарының, имамнарның тыгыз элемтәдә торып үзара аңлашып эшләүләрен югары бәяләде. Экстремизм, терроризм кебек көн кадагындагы мәсьәләләрне шулай уртага салып сөйләшүне һәрьяклап хуплады, балаларга дини тәрбия бирү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте. "Кулга кул тотынып алга таба атларга насыйп булсын иде", дип тәмамлады ул чыгышын.
Имам-мөхтәсиб Сәүдахан хәзрәт мәхәлләләрнең, имамнарның еллык эшчәнлеген бәяләде, барлык дини йолаларны җиренә җиткереп башкаручы, бәйрәмнәрне тиешенчә үткәрүче, балаларга дини сабакларны укытуны оештыручы имамнарны хуплап телгә алды. Ә үз вазыйфаларына салкын караучы муллаларны тәнкыйть утына алды.
Илгиз Җамалиев.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев