Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Азан тавышлары тынмасын

Ерак бабаларыбыз ислам динен кабул итеп күп гасырлар дәвамында аңа үз тормышларында тугры яшәгәннәр. Илдә сыйнфый көрәш көчәеп китеп, гыйбәдәт йортларын җимереп, муллаларны себергә сөрү компаниясе башлангач җәмгыять бер чорда тәрбиянең төп юнәлешеннән мәхрүм кала. Яшь буын дини тәрбиядән читләшеп үсте. Ләкин һәр нәрсәнең чиге була диләр бит. Илдә демократия...

Ерак бабаларыбыз ислам динен кабул итеп күп гасырлар дәвамында аңа үз тормышларында тугры яшәгәннәр. Илдә сыйнфый көрәш көчәеп китеп, гыйбәдәт йортларын җимереп, муллаларны себергә сөрү компаниясе башлангач җәмгыять бер чорда тәрбиянең төп юнәлешеннән мәхрүм кала. Яшь буын дини тәрбиядән читләшеп үсте. Ләкин һәр нәрсәнең чиге була диләр бит. Илдә демократия җилләре исеп, динебез яңара башлагач халкыбызга да икенче сулыш өстәлде. Чөнки моңарчы авылыбыз өлкәннәре аерым бер йортка җыелып намаз укый иделәр. Нәкъ шул чорларда авылда яңа мәчет төзү турында сүз башлана. Бу изге эшкә озак еллар авылда төрле җаваплы вазыйфалар башкарган Габделфәрт абый Җамалиев алына. Бу елларда колхоз рәисе булып эшләгән Камил Галимуллин белән авыл советы рәисе вазыйфаларын башкарган Миннәхмәт Кадыйров та халыкның теләген хуплыйлар. Уртак фикергә килеп алар эшне озакка сузмыйча Казан шәһәреннән кирпечләр кайтаралар. Авылның аксакалы Сәхәбетдин ага Шәмсетдинов җитәкчеләр белән килешенеп, мәчетнең урынын билгелиләр. Авыл халкы ярдәме белән нигез казыла. Кирәкле төзү материалларын туплагач, Казан шәһәреннән килгән оста төзүче Нәфыйк абый бригадасы мәчет стеналарын күтәрә. Ә аның манарасын торгызу, тәрәзә-ишекләрне урнаштыруга Бәдретдин Ганиев бригадасы алына. Шулай итеп авыл халкының бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә яңа мәчет сафка бастырыла. Бу гыйбадәт йорты төзелешендә башлап йөргән һәм үзеннән зур өлеш керткән Габделфәрт абый үзлегеннән гарәп телен, дин нигезләрен өйрәнеп, озак еллар биредә имам-хатыйб вазыйфаларын башкарды. Бүген мәчетебез аның исемен йөртә. Ә менә имам-хатыйб вазыйфасына авылдашларым Габделфәрт абыйның шәкерте Зиятдин хәзрәт Төхвәтуллинны сайладылар. Мәчетебез мөтәвәллияте бүген нәтиҗәле эшли. Кыска гына вакыт эчендә авылдашлар ярдәме белән зират тирәсен яңарттылар. Мәчет тә тимер бетон койма белән әйләндереп алынды. Болар бар да авылдашларның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Авылыбыз өстендә һәркөнне изге азан тавышлары яңгыравы күпләрне сөендерә.
Бәдәмша Вәлиев.
Олы Солтан авылы.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев