24 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Сезне Вазыйх Фатыйхов котлый
-
Балык Бистәсеннән Вазыйх Фатыйхов һәм Раил Садри "Әниләр көне" белән котлыйлар
-
«Сине кызым җибәрдеме?» (гыйбрәт)
Бу хастаханәгә эләгү тиз булса да, аннан чыгу җиңел түгел икән. Күчтәнәчләр илтергә барган җиремнән, башым томаланып, йөрәгем урыныннан кузгалып кайттым. Өлкәннәр дәвалана торган бүлеккә кергәч, бар дөнья үзгәргәндәй төсле тоелды. Газиз әти-әнисен бирегә урнаштырып, бу хакта онытучылар да бар икән бит.Шәфкать туташы безне Мөршидә апа белән таныштырды. "Әллә, кызым,...
-
Бәрәңгеле балык шулпасы
Кайнап торган суга эре итеп туралган бәрәңге һәм суган салына. Бәрәңге пешеп җитәр алдыннан тоз белән борыч һәм саңаклары алынган башын, канатларын һәм койрыгын кертеп зур кисәкләп туралган балык үзе салына. Балык 10-15 минут пешкәннән соң, шулпага лавр яфрагы салалар. Әзер шулпаны кайнар килеш тәлинкәләргә бүлеп, өстенә ваклап туралган укроп...
-
Өч баласы белән әниләре агуланган
Татарстанда 37 яшьлек әни кеше белән аның 17 яшьлек кызы һәм бер яшьлек игезәк балалары - кыз белән малай исле газ белән агуланган. Бу хәл Казанда була. Балаларны ДРКБга салганнар. Әни кеше үзе 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә салынган. Барысының да хәле канәгатьләнерлек. Вакыйгага китергән сәбәп фатир хуҗаларының вентиляция тәрәзәләрен...
-
"Табиблардан никадәр үтенеп сорасам да, ишетергә теләмәделәр"
Язмышның ачы шаяруымы, әллә инде Ходай тарафыннан җибәрелгән бер сынаумы, кайчак гаиләдә сәламәт булмаган бала туа. Түземсезлек белән зарыгып көткән, дөньяга әле генә аваз салган сабыена табиблар тарафыннан "үзенчәлекле" бала булуы турында куелган диагноз ата-ана язмышында кискен борылыш ясый. Инвалид балаларны тәрбияләүнең авырлыгын сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел, әлбәттә....
-
Хәния Фәрхинең кызы Алия: Үзем генә үстем дисәм дә була"
Хәния Фәрхинең кызлары - Алия Гәрәева һәм Алсу Валик балачак хәтирәләре, әниләре турындагы истәлекләр белән "Сөембикә" журналында уртаклаша. Яраткан җырчыбыз, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, арабыздан вакытсыз киткән Хәния Фәрхинең кызлары Алия Гәрәева һәм Алсу Валик әниләре турында үзләренең хатирәләре белән уртаклаша, дип яза "Сөембикә" журналы. Алсу истәлекләре Әнием мине...
-
Ошатып йөргән кешегезгә үзегезнең ошау-ошамавыгызны ничек белергә?
Авырткан җирдән кул китми, яраткан кешедән күз китми ди. Яраткан кешегә карап кына торасы килә бит ул. Сезгә ул кыз бик ошый, ләкин ул сезне ошатамы, юкмы икәнен белми торып, хисләрегезне белдерергә куркасыз. Күзегез төшкән кызга үзегезнең ошау-ошамавыгызны ничек белергә?
-
Васыятем шул: «Балаларны мин булмасам да, кире бирмә, зинһар!»
Бу дөньяга һәркем аерым бер максат белән, махсус гамәлләр кылыр өчен җибәреләдер, күрәсең. Кемдер яхшы укытучы, алтын куллы табиб, кемдер җырчы яки шагыйрь булып, кешеләр җанын дәваларга киләдер. Дөньяга әни булырга, төгәлрәк итеп әйтсәк, ятим балаларны бәхетле итәр өчен җибәрелгән кешеләрне дә беләм мин.
-
Элвин Грей: «Әниемә ярдәм итәргә теләп, вагоннар бушатырга чыктым»
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң матур бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Кадерлеләребезне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбриклибез. Татар эстрадасы җырчылары үз әниләре турында ниләр сөйли соң? - Әнием - минем фәрештәм, талисманым. Исеме - Нәфисә Зәйнулла кызы. Ул һәрчак минем белән. Ничек кенә ял иттерергә тырышсам да, ул эшсез...
-
"Зират чатына карап елыйм"
Без аларга "сугыш чоры балалары" дип исем куштык та оныттык. Дәүләт пенсияләренә сукыр бер тиен дә өсти алмады. Югыйсә, әлеге буын вәкилләре илне торгызып кына калмаган, сугыш аларның кадерле кешеләрен - әтиләрен, абыйларын тартып алган һәм ятим иткән. Сугыштан соң да тиз генә рәхәт күрмәгәннәр. Үзләре күптән әби-бабай булсалар да,...
-
Балык Бистәсе егетләре әниләрне бәйрәм белән котлыйлар
-
Балык Бистәсе егетләре әниләрне бәйрәм белән котлыйлар!
фотоhttp://playcast.ru
-
«Әни - иң илаһи зат!»
Бу ялда "Әниләр көне"н билгеләп үтәчәкбез. Әлеге уңайдан газетабызның сайты өчен респондентлар белән сораштырулар үткәрдек. Җаваплардан күренгәнчә, әни кешедән дә изге. илаһи зат, кадерле кеше юктыр-кызыл җеп булып шушы фикер сузыла. Шулай да җаваплар арасыннан кызыклырак тоелган икесе белән газета укучыларыбызны да таныштырырга булдык. Бергәләп тәмләп укып алыйк. Татьяна Иванова,...
-
Балык Бистәсенең Күгәрчен аылында гомер иткән Гөлҗиһан апаны балалары сагынып искә ала
- Әниләр көне алдыннан һәрвакыт 4 ел элек бакыйлыкка күчкән газиз әнием Гөлҗиһанны зур хөрмәт белән искә аламын. Безгә бик кечкенәдән яхшы хезмәт тәрбиясе бирүе өчен аңа барыбыз да мәңге рәхмәтлебез. Аллага шөкер, дәрәҗәле уку йортлары тәмамларга насыйп булмаса да, ким-хур булып яшәмәдек. Тормышымда әниемнең өйрәткән һөнәрләре бик күп булды....