Буген, 8 гыйнвар көнне, районыбызның "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексының хоккей мәйданчыгында, 1999-2001 елда туган яшүсмерләр арасында, республика беренчелеге ярышына хоккей буенча сайлап алу бәйгесе булып узды.
Бәйгедә Балык бистәсе яшьләр командасы беренчелекне яулады, ә икенче-өченче урыннарга Тегермәнлек, Күгәрчен хоккейчылары лаек булды.