Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Сезнең сорауга республика материаль ярдәм үзәгенең Балык Бистәсе муниципаль районындагы 35 номерлы бүлеге мөдире Ландыш Гыйззәтова җавап бирә:

Балык Бистәсе муниципаль районының социаль яклау бүлегенә Шомбыт авылында яшәүче Мария Леонидовна Королева: "Балага ай саен бирелә торган пособиене рәсмиләштерү өчен электрон гариза биреп буламы?" -дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Әлеге сорауга республика материаль ярдәм үзәгенең Балык Бистәсе муниципаль районындагы 35 номерлы бүлеге мөдире Ландыш Гыйззәтова җавап бирә:
-Уртача җан башына керемнәре Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан ким булган гаиләләр 16 яшькә кадәр балаларга, 18 яшьтән өлкән булмаган мәктәп укучыларына айлык пособие алу өчен электрон гариза бирә алалар. Болай эшләгәндә ата-аналарга (баланы уллыкка, кызлыкка алучыларга) Республика материаль ярдәм үзәге бүлегенә килергә дә кирәк түгел, чөнки бу учреждение белгечләре кирәкле документларны, белешмәләрне ведомствоара элемтә системасы аша үзләре соратып алалар.
Бу хезмәттән беренче тапкыр файдаланучыларга Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү зарур. Бердәм идентификация системасы ярдәмендә үз аккаунтларын раслагач аларга "шәхси кабинет"ка керергә кирәк. Анда электрон хезмәтләр арасыннан "Социаль яклау: пособиеләр, түләүләр, субсидияләр, компенсацияләр" («Социальная защита: пособия, выплаты, субсидии, компенсации") битенә керергә. Алга таба балага пособие алуга гариза бирү хезмәтен сайларга. Моның өчен порталдагы зур булмаган форманы тутыру да җитә. Ә мәгълүматларның күп өлеше автоматик рәвештә ЕСИАдан яки ведомство мәгълүмат системасыннан алына. Гариза бирүче үз гаризасының үтәлешен күзәтеп тә тора ала. Кагыйдә буларак, ул 10 эш көне дәвамында карала. Ә менә 16-18 яшьлек балалары югары уку йортларында укучы яки беркайда да укымаучы, эшләмәүче ата-аналарга, аларның ышанычлыларына документларны җыеп шәхсән материаль ярдәм үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тагын бер мәҗбүри шартын билгеләп үтәсем килә: Россия Пенсия фондында гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәре турында мәгълүмат булырга тиеш.
Электрон гаризаны шулай ук балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация алу, пенсионерларга транспорт чыгымнары өчен түләү алуга да бирергә мөмкин.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: югарыда телгә алынган дәүләт хезмәтләренә портал аша гариза бирү Идентификация һәм аутентификация бердәм системасында теркәлгәннән соң гына мөмкин.
Газетага
Илгиз Жамалиев әзерләде.

фотоmzgazeta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев