Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Сезнең сорауга Балык Бистәсе прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Рәнис Мөксинов җавап бирә:

"Җир участоклары урманга терәлеп торган гражданнар урманны янгыннардан саклау турында кайгыртырга тиешләр дип ишеткән идек. Бу чыннан да шулаймы? Ю. Сибгатов".

Бу сорауга Балык Бистәсе прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Рәнис Мөксинов җавап бирә:
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 18 августында кабул ителгән карары нигезендә, 2017 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе янгынга каршы режимы һәм урманнардагы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өстәмәләр кертелде. Бу көннән башлап, урманга якын урнашкан территорияләрнең хуҗалары, аны файдаланучылар, идарә итүчеләр урманнан кимендә 10 метр киңлектәге полосаны корган үләннән, калдыкларыннан, ауган агачлардан, камыл, урман кисү калдыкларыннан, чүп-чардан һәм башка янучан материаллардан чистартырга яки урманны 0,5 метрдан да ким булмаган минеральләштерелгән полоса, башка төрле янгынга каршы киртә белән аралап куярга тиешләр.
Бу таләпне гражданнар да, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары да, учреждение-оешмалар да, оештыру-хокукый һәм милек формасына бәйсез рәвештә башка юридик затлар, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, урындагы кешеләр, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар да үтәргә бурычлы.
Урманга якын территорияләрне кар эрегәннән алып, көзге яңгырлар ява башлаганчы яки кар ятканчыга кадәр чистартып тору зарур.
1 марттан Федераль законның Россия Федерациясе Урман кодексы һәм башка закон актларына үзгәрешләр керткән тагын берничә положениесе үз көченә керде. Аерым алганда алар урманнарны саклау, үстерү; урманнарны янгыннан, пычранудан, башка төрле тискәре тәэсирләрдән саклау; урманнарны саклау һәм утырту чараларын проектлау, урманга мөнәсәбәткә кагылышлы хокук тәртибе бозган өчен җаваплылыкка тарту мәсьәләләренә кагылалар.
фотоgd-home.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев