Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Сак булыгыз, котыру чире янәшәбездә генә йөри

Районыбызда юк- юк та котыру чире башын кузгатып алгалый. Бу куркыныч чир турында без бик күп яздык. Тагын бер кат профилактика чаралары турында әйтү артык булмас. Бу турыда ветеренарияниең баш табибы Динар Сөләймановның әңгәмә кордык.

-Котыру чире -куркыныч чирләрнең беренче бишлегенә керә. Ул дөньяның 113 илендә теркәлгән. Ел саен 50 мең кеше кыргый һәм йорт хайваннарынан әлеге авыруны йоктыра. Авыру хайван тешләгән урында вирус ярдәмендә чир барлыкка килә. Безнең районда мондый очраклар арта бара. 2014 елда котыру чире белән авыруның ике очрагы теркәлгән (мәче, төлке). 2015 елда исә 17 очрак булган - 4 эре мөгезле, 3 вак мөгезле терлек, 5 төлке, 3 мәче, 2 эттә әлеге чир табылган.

Инкубация периоды өчтән алып сигез атнага кадәр дәвам итә. Бер елга кадәр дә сузылырга мөмкин. Организмга эләккән вирус нерв тукымалары аша баш миенә бара. Шуннан соң клиник билгеләр барлыкка килә. Тешләгән урын мидән никадәр ераграк булса, инкубацион период шулкадәр сузылырга мөмкин. Тыныч холыклы этләр тора-бара ярсучан, агрессив булалар. Хайваннар үз-үзләренә йомылалар, яктылыктан курку хисе туа. Күп очракта лихорадка башлана, укшыта, эч китә башлый. Этләрдә ике төрдәге агрессив һәм паралитик клиник билгеләр булырга мөмкин. Беренче очракта хайван бөтен нәрсәләргә дә ташлана. Мәчеләрдә бу форма алты тәүлеккә кадәр сузыла. Котыру чиренең клиник билгеләре үсү стадиясе үлемгә китерә. Әлеге чир кешеләр һәм хайваннар өчен дә куркыныч. Шуңа күрә малларга вакытында прививкалар ясатып, паспортларына билге куйдыртырга кирәк. Прививка ясатылып та, бу чир күзәтелгән очракта мал табибына хәбәр итү мәҗбүри. Эт, мәче, эре һәм вак мөгезле терлек, атларга вакцинация ясатылырга тиеш. Авыру йоктырган хайван кеше һәм башка хайваннар өчен дә куркыныч. Тешләү очрагы булгач та мал табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Табиб киңәшләрен Таңсылу Минһаҗева язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев