Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Иске Арыш авылында ерганак күмелерме? Күпер төзелерме?

 Иске Арыш авылы ни өчен пычракка күмелеп беткәненә ачыклык кертер өчен без Балыклы Чүкәй авыл җирлеге башлыгы Әлфия Марс кызы Нуртдиновага шалтыраттык.

 Һәм җавабын вәгъдә иткәнебезчә сезнең хозурыгызга тапшырабыз.

  • Авыл уртасында барлыкка килгән ерганакны авыл кешеләре үзләре яз көне су баса дип куркып ташудан качу нияте белән читкә ташу агыздылар. Һәм  аларның бу эшләренең  нәтиҗәсе шуның белән тәмамланды.

Ә  иске кибет урынында барлыкка килгән чүп чумәләсен һәм күперне тиз арада эшлиячәкбез. Бүгенгесе көндә ул ике объект безнең көн кадагында торган  иң мөһим эшләребезнең берсе булып тора.

Авыл халкыннан җыеп алган үзара салым акчасы нәкъ менә шул эшләргә тотылачак.

Подрячикларыбыз тиз көннәрдә килеп эшләп китергә ышандырды.

Техникалар бар чагында ерганактан да арынырбыз дип уйлыйм.

Ә без исә аларга уңышлар теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса