Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Сезнең сорауга Балык - Бистәсе хәрби комиссариатының мобилизация буенча бүлек начальнигы Илшат Шакиров җавап бирә:

"Контракт буенча хәрби хезмәт итүчеләр нинди ташламалардан файдаланалар? Бу турыда тулырак аңлатма бирсәгез иде. Р. Вәлиуллин".

Бу сорауга Балык Бистәсе хәрби комиссариатының мобилизация буенча бүлек начальнигы Илшат Шакиров җавап бирә:
-Армия тормышының үзенчәлекләре бар. Бу кайвакыт зур физик көч таләп итә торган ир-егетләр хезмәте. Даими рәвештә кешеләр арасында булырга кирәк, шәхси вакыт та күп калмый.Боларны хәрби хезмәтнең тискәре якларына кертергә мөмкин булыр иде. Әмма аның уңай яклары да җитәрлек: үзеңне, гаиләңне тәэмин итәрлек хезмәт хакы, бушлай белем алу, яңа җирләрдә яшәү мөмкинлеге.
Россия Федерациясе Оборона министрлыгы контракт буенча хәрби хезмәттә яшьләрне жәлеп итәрлек шартлар тудыру юнәлешендә даими эшчәнлек алып бара.
Контракт буенча хәрби хезмәт узучыларга вазифаи дәрәҗәсенә (должность) һәм хәрби чинына бәйле рәвештә окладлар рәвешендә акчалата түләү каралган. Моннан тыш ай саен башка өстәмә түләүләр дә бирелә. Хәрби частьләрдә, берләшмәләрдә хәрби хәзерлекнең аерым шартлары өчен дә өстәмә түләү бар. Уртача алганда, контракт буенча хәрби хезмәт узучы вазифаи дәрәҗәсенә, чинына, стажына һәм хезмәт иткән регионына карап аена 20 000 нән 60 000 сумга кадәр хезмәт хакы алалар. Моннан тыш бер тапкыр бирелә торган (өч елга контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган пособие, яңа хезмәт урынына күчкәндә бирелә торган пособие һәм башкалар) түләүләр дә каралган.
Төп түләүләргә өстәмәләр:
-стажга (выслуга лет) окладның 10 нан алып 40 процентына кадәр;
-класс квалификациясе өчен вазифаи дәрәҗә окладының 5- 30 проценты күләмендә айлык өстәмә;
-дәүләт серләре булган мәгълүматлар белән эшләгән өчен вазифаи дәрәҗә окладының 65 процентына кадәр күләмдә өстәмә;
-хәрби хезмәтнең аерым шартлары өчен вазифаи дәрәҗә окладының 100 процентына кадәр күләмдә өстәмә;
-тыныч вакытта тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч бурычларны үтәгән өчен, хәрби өйрәнүләрдә, диңгез походларында, хәрби часть урнашкан пунктлардан читтә кыр шартларында хәрби хәрәкәтләрдә, хәрби-укуларда катнашкан өчен вазифаи дәрәҗә окладының 100 процентына кадәр күләмдә өстәмә;
-хезмәттә аеруча казанышларга ирешкән өчен вазифаи дәрәҗә окладының 100 процентына кадәр күләмдә айлык өстәмә;
-вазифаи бурычларны намус белән, нәтиҗәле башкарган өчен 3 окладка кадәр күләмдә премияләр;
-хәрби хезмәткәрләрнең физик әзерлек дәрәҗәсе һәм чит телләрне белүе өчен өстәмә түләү;
- елына бер мәртәбә оклад күләмендә материаль ярдәм.
Хезмәт стажы, вазифаи дәрәжә, һөнәри осталык артуга, региональ коэффициентларга,еллык индексациягә бәйле рәвештә гомуми акчалата түләү күләме дә арта.
Чираттагы ял итү урынына бару һәм кайту чыгымнары түләнә. Даими әзерлектә булган хәрби частьләрдә контракт буенча хезмәт итүчеләргә санатор-курорт дәвалануы өчен акчалата компенсация бирелә.
Контракт буенча хезмәт итүчеләр хезмәт итү чорына фатир яки тулай торак белән тәэмин ителәләр яки торак өчен акчалата компенсация алалар;
20 ел, ә кайбер очракларда 10 ел һәм күбрәк хезмәт итүчеләр үзләре теләгән урында даими яшәү өчен торак белән тәэмин ителәләр.
Сержант һәм солдатларга икенче контракт төзегән очракта, торак өчен дәүләт тарафыннан компенсацияләнә торган ипотека кредиты алу мөмкинлеге дә бар.Мондый кредит хәрби хезмәтне дәвам итү шарты белән бирелә.
Контракт буенча хәрби хезмәт итүчеләргә читтән торып һәм кичке формада югары һәм урта уку йортларына конкурстан тыш керү хокукы да бирелә.
Хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай медицина ярдәме күрсәтелә.
20 һәм аннан да күбрәк эш стажы булган очракта 45 яшьтән лаеклы ялга чыгу хокукы бирелә.
Хәрби хезмәт урынында туклану, кием-салым белән тәэмин итү билгеләнгән нормалар нигезендә.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Балык Бистәсе районы хәрби комиссариатына, 19 бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә. Белешмәләр өчен телефон: 2-25-50, 2-29-82.
Газетага
Илгиз Җамалиев әзерләде.
фотоveidzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев