Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Балык Бистәсендә Ленин исемендәге сквер төзелә

Балык Бистәсендә Ленин исемендәге сквер төзелә

Балык Бистәсендә Ленин урамын төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә. Бу уңайдан без муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Илдар Рәшитович, балыкбистәлеләр, аеруча өлкәннәр, район администрациясе бинасы каршында озак еллар торган пролетариат юлбашчысы В. И. Ленин һәйкәленең юклыгына борчылалар. Бу Ленин урамын төзекләндерү эшләренә бәйлеме, һәйкәлнең киләчәк язмышы нинди?

– Әйе, чыннан да, Владимир Ильич Ленин һәйкәле Балык Бистәсе администрациясе бинасы каршында 50 елга якын торды. Кызганычка каршы, һәйкәл ремонт таләп итә. Безнең район  Татарстан Республикасының җәмәгать урыннарын үстерү буенча президент программасында катнаша. Ленин урамы шул программага керде. Хәзерге вакытта төзелешнең икенче этабы бара. Без, әлбәттә, ата-бабаларыбызның тарихын онытмыйбыз. Һәйкәл ремонтланачак. Ул гына да түгел, без Владимир Ильич Ленин исемендәге сквер төзергә планлаштырабыз. Ул матур һәм яңартылган булачак. Эшләрне 2019 елның 1 сентябренә төгәлләргә планлаштырабыз. Массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә барлыкка килгән хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Кемгәдер Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан бу теманы куерту кирәктер инде. Һәйкәл булган, бар һәм булачак. Ул безнең тарихыбыз, безнең аны үзгәртергә хакыбыз юк. Сквер төзү, Ленин урамын төзекләндерү концепциясе буенча агымдагы елның 28 февралендә районда яшәүчеләр белән фикер алышулар булды. Архитекторлар җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып проект эшләделәр. Һәйкәлне ремонтлау, күчерү, Владимир Ильич Ленин  скверы төзү шулай ук Россия Федерациясе коммунистлар партиясе җирле бүлегенең беренче секретаре белән килештерелде. Бу хакта тиешле карар төзелеп имзаланды.

– Бүгенге көндә Ленин урамын реконструкцияләү буенча эшләр бара. Биредә район администрациясе район халкын нәрсә белән куандырачак?

– Әйе, реконструкция бара. Ул өч елга исәпләнгән. Бу финанслауның җитәрлек булмавына бәйле. Югыйсә, бу эшләрне бер ел эчендә башкарып чыгарга мөмкин булыр иде. Мондый эшләр безнең районда гына түгел,ә бөтен республикада алып барыла. Төзелешнең беренче этабы төгәлләнде, башкарылган эш район халкының күз алдында. Үзәк мәйданда төрле чаралар да уздыра башладык инде. Бу программаны тормышка ашыруга муниципалитет үз средстволарыннан да өлеш кертә. Бу проектта фонтан каралган. Ул 30 августка ачылачак. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, сугышчы-интернационалистларга да һәйкәлләр куелачак. Аларның урыннары район ветераннар советы, сугышчы-интернационалистлар советы белән, гражданнар җыеннарында, җәмәгать тыңлауларында килештерелде.

Район үзәгендә автомобильләр өчен тукталыш урыны төзү дә планлаштырылды.

Агымдагы елда безнең районда башка республика программаларын тормышка ашыру ничек бара?

Без 22 республика программасында катнашабыз. Бу Балык Бистәсендә күпфатирлы йортларны, район үзәк больницасы стационарын, Шомбыт авыл җирлеге, Анатыш балалар бакчасы, Күгәрчен мәктәбе, Юлсубино авыл мәдәният йорты, терлекчелек торакларын капиталь ремонтлау, алда әйтеп узганымча, Ленин урамының үзәк өлешен төзекләндерү (икенче чират), поликлиника төзелешен төгәлләү, Күки авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү,  Биектауда универсаль спорт мәйданчыгы төзү, Балык Бистәсендә ике фатирлы йорт төзү, Ямаш, Күки авылларында, Балык Бистәсе поселогында “Чиста су” программасын (икенче этап) тормышка ашыру,  Балык Бистәсенең  үзәк өлешендә суүткәргеч челтәрләрне реконструкцияләү, юлларны ремонтлау, реконструкцияләү буенча һәм башка программалар.

 Бу программалар районга бик кирәкле, без алар өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәтлебез. Безнең районда  барлык программалар билгеләнгән вакытка тормышка ашырылачаклар. Киләсе елда без тагын да күбрәк республика программаларында катнашырга ниятлибез.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Илдар Рәшитович.

Әңгәмәне газетага Таңсылу Минһаҗева әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса