Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Балыкбистәлеләрнең аяк киемнәре югала башлаган

Газета укучыбыз яхшы хәлдәге түфлиен аяк киемнәре төзәтү остаханәсенә тапшыргач, билгеләнгән вакытта алырга баргач аның югалуы хакында ишеткән. Остаханәдә аның өчен түләүдән баш тартканнар. Бу очракта кемнән ярдәм сорарга ? дигән соравын, без район кулланучылар хокукын яклау оешмасына юлладык.

Шушы көннәрдә генә безгә әлеге оешма белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова имзасы белән җавап хаты алынды. Анда мондый юллар бар.

"Кулланучылар хокукын яклау" турындагы федераль Законда, Остаханә хезмәткәре кулланучы әйбере, милкенең сакланышы өчен тулысынча җаваплы, диелгән. Аның югалуы билгеле булган көннән башлап өч көн эчендә шундый ук аяк киеме алып бирергә тиеш иделәр. Инде андый аяк киеме булмаган очракта остаханә аның бәясен кайтарырга һәм чыгымнарны капларга бурычлы. Бу процедураларны үтәүдән баш тартсалар безгә мөрәҗәгать итсеннәр, булышырбыз.

Автор Идрис Аметов.

фотоmercatos.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев