Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Балыкбистәлеләр, сыйфатсыз ягулыкка тап булсагыз...

«Күптән түгел генә ягулык салу станциясендә кинәт машинам сүнде. Аны миңа сервис үзәгенә алып барырга туры килде. Белгечләр карап тикшергәч, сәбәбе- сыйфатсыз бензин,ә ремонт бик кыйммәткә төшәчәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Хәзер инде миңа кая, кемгә ярдәм сорап барырга? Берәр киңәш бирсәгез иде. Х. Галимов.»

Бу сорауны без кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтовага юлладык һәм аннан түбәндәге эчтәлектә җавап хаты алынды:

"Соңгы вакытларда безгә мондый сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Әгәр автомашина шәхси максатта, эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле булмаганда файдаланылса, проблема "Кулланучылар хокукын яклау турында"гы Закон нормаларында җайга салына. Ягулык салу пункты ул кибет кебек инде, тик биредә товарны кире тапшырып кына булмый. Шунысы бик мөһим, ягулык салганлыкка бирелгән чекны бензинны шушы ноктада салганыңны раслау өчен сакларга кирәк. Ягулык салу станциясе кибет кебек үк сатылган товарның сыйфаты өчен Закон нигезендә җавап бирә. Әлеге Законның 14 нче маддәсендә "Кеше сәламәтлегенә яисә аның милкенә зыян китергән очракта ул тулысынча кире кайтарыла", диелә. Тик бу очракта кайбер кагыйдәләрне истән чыгарырга ярамый. Ягулык салып чыкканнан соң автомашинагызның көйсезләнүен сизсәгез, шунда ук АЗС җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.Инде сез чекны кулыгызда сакламагансыз икән, борчылырга кирәкми. Ягулык сатып алуыгызны раслауның башка юллары да бар. Сез автомашинагызны автосервиска җибәрсәгез, ремонтка кадәр ягулыкны анализга алу өчен АЗС вәкилләрен чакыртырга тиеш буласыз. Сыйфатсыз ягулык сатылу фактын раслау өчен Казан шәһәре Журналистлар урамы 24 нче йортында урнашкан метрология һәм техник җайга салу буенча Федераль агентлык идарәсенә шикаять бирергә кирәк. Моннан тыш, язмача шикаять белән бушлай экспертиза үткәрү максатыннан энергетик-ягулык ресурсларын рациональ файдалануны тәэмин итү буенча идарәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш буласыз. Сыйфатсыз ягулык алуыгызны раслау өчен бу чараларны иртәгесе көнгә калдырырга ярамый. Өстәмә мәгълүматлар алу өчен район кулланучылар хокукын яклау оешмасына килә аласыз."

Фотосы: carnewsweek.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев