Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Балык Бистәсендә диспанцеризация тәртипләре үтәләме?

"Район прокуратурасы муниципаль хезмәт турында законнарның үтәлешен тикшерәме?

И. Шакирҗанов».

Газета укучыбызның бу соравына район прокуроры ярдәмчесе Рәнис Мөксинов җавап бирә:

«Әйе, район прокуратурасы муниципаль хезмәт турында законнарның үтәлеше буенча тикшерүләр уздыра. Әле күптән түгел муниципаль хезмәткәрләрнең диспансеризация үтү тәртипләре тикшерелде.

Билгеләнгән тәртип нигезендә, муниципаль хезмәткәрләр диспансеризацияне календарь ел дәвамында, эш бирүче билгеләгән график нигезендә эш вакытында узарга тиешләр. Тикшерү барышында исә законның бу таләпләре үтәлмәү фактлары ачыкланды. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре тарафыннан диспансеризация үтү графиклары расланмаган, медицина учреждениеләре белән килешүләр төзелмәгән. Шуңа да хезмәткәрләрнең кайда, кайчан диспансеризация үтүен ачыклау мөмкин түгел. Мондый какгыйдә бозулар районның 27 авыл җирлегендә ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура авыл җирлекләре башлыклары адресына ачыкланган кимчелекләрне бетерү, гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында язма гариза бирде. Прокурор тәэсире актлары каралу стадиясендә".

Фотосы: polit-gid.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура диспанцеризация