Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Балык Бистәсе районы пассажирларының үтенече исәпкә алыначак.

Редакциябезгә бер төркем райондашларыбыздан иртәнге сәгатьләрдә Казан шәһәренә баручы маршрут автобусларның маршрутын "Южный"автовокзалында туктый торган итеп үзгәртеп булмасмы икән, дигән теләктәге хат килеп иреште. "Шуңа күп кенә пассажирлар шәһәргә автобуска утырмыйча "бомбила"лар белән йөрергә мәҗбүр булалар. Пенсиядәгеләр өчен хәзер акчаның һәр тиене исәпле бит,-дигән юллар бар хатта.

Без аның эчтәлеге белән район автотранспорт предприятиесе директоры Илфат Хөснетдиновны таныштырдык. Ул үзенең рәсми җавабында "Пассажирлар теләген игьтибарга алачакбыз, уңай карарга киләчәкбез. 25 нче гыйнвардан башлап маршрут автобусларының иртәнге сәгатьләрдә "Южный" вокзалында тукталыш ясауын тәэмин итәчәкбез",- дип вәгьдәли.

Фото:tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев