Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Балык - Бистәсе районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин бәрәңге үстерү серләрен өйрәтте

Соңгы елларда районыбызның күп авылларында нинди генә сорт бәрәңге утыртсалар да уңышының түбән булуыннан зарланалар. Шуңа авыл халкы аның урынына күпьеллык үлән, чөгендер, кабак үстерергә мәҗбүр булалар. Ни өчен районыбызда "икенче икмәк" уңмый соң? Ул нәрсәгә бәйле? Авыл халкы да гомер буена яратып үстергән бәрәңге игүдән туктаса нишләрбез? Авыл җирендә...

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин түбәндәге фикерен җиткерде.

-Районыбызның Күгәрчен, Тегермәнлек авылларында бәрәңгенең моңарчы халык телендә күзәтелмәгән авыруы киң тарала башлады. Ул туфракта микроскоп аша гына күренә торган вак кортларның күп булуына бәйле. Шуңа бәрәңге уңышы да нык кими. Бу авыру 90 % уңышны юкка чыгарырга сәләтле. Шуңа күрә без авыл кешеләренә мондый авыруга бирешми торган бәрәңгенең "Жуковский", "Гала" сортларын чәчәргә киңәш итәр идек. Бу сортлар безнең шартлар өчен иң яхшысы. Әлбәттә инде, бәрәңге утыртасы участокка органик ашлама кертергә һәм яз көне җир өлгергәч аны ике мәртәбә сукаларга да онытмагыз.

Озак еллар дәвамында хуҗалыкларда баш белгеч булып эшләгән пенсиядәге агроном Хәлил Әшрәпов авыл халкына мондый киңәшнен җиткерде.

-Бәрәңгене элек-электән сыналган ысул белән утырту отышлы. Бәрәңге орлыгын язгы кояш нурларына яровойлаштыруның да әһәмият зур. Эре бәрәңге орлыгын урталай ярып аны көл белән болгатуның да файдасы тиячәк. Бәрәңге утыртканда орлыкны 7-8 сантиметрдан да тирәнгә күмәргә ярамый. Шуннан соң бер-ике мәртәбә тырмаларга кирәк. кыскасы, технологик таләпләрне төгәл үтәсәгез, мул уңыш алып сөенерсез.

"Россельхозцентр"ның район филиалы җитәкчесе Гомәр Шиһапов бәрәңге үстергәндә химик препаратлар кулланмаска киңәш итә.

-Шәхси ярдәмче хуҗалык бакчасында бәрәңгедән югары уңыш алу өчен дөрес итеп хәзерләнгән туфрактан һәм яхшы чәчәүлек орлыктан файдалану кирәк. Яхшы бәрәңге орлыгын алдан сайлап алып "сәламәт" туфракка утыртырга тырышыгыз. Бүгенге шартларда бу эш зур кыенлык тудырмый. Профилактик чара буларак биологик препаратлар кулланырга мөмкин. Ул туфракка эләгү белән актив матдәләр бүлеп чыгара башлый, туфрактагы авырулар үсешен туктата. Язгы чәчү өчен әзерләнгән орлыкның йогышлы авырулар белән зарарлануын безгә китереп тикшерергә мөмкинлек булмаса яисә аны зур мәшәкать дип санасагыз, марганцовка суында йогышсызландырыга киңәш итәбез. Бүгенгесе көнне безгә "Резоплан Ж", "Псевдобактерия 2Ж" препаратлары кайтарылды. Аларны колорадо коңгызына каршы көрәштә дә файдаланырга мөмкин. Биологик препаратлар куллану күпкә файдалырак. Бәрәңгедәге личинкалар авырый башлыйлар һәм 4-5 көндә үләләр. Шуңа күрә базарларда сатыла торган агулы химик препаратлардан читләшергә кирәк.

Киңәшләрне Идрис Аметов язып алды.

фотоseedfreedom.in

-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев