Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Балык Бистәсе эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Марсель Гарипов жавап бирә

Миңа эшкә урнашырга баргач, наркотик матдә кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылмаганлыкка белешмә алып килергә куштылар. Эш бирүченең бу таләбе урынлымы? Бу белешмәне каян алырга? И. Шакирҗанов.

Әлеге сорауга Балык Бистәсе эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Марсель Гарипов жавап бирә:
-2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының "Гражданинның табиб билгеләвеннән тыш наркотик яки психотроп матдәләр кулланганы өчен административ җаваплылыкка тартылганлыгы, яки тартылмаганлыгы турында белешмә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү регламенты" үз көченә керде. Әлеге белешмәне транспортчылардан, автомобиль йөртү таныклыгы алырга укучылардан һәм башка һөнәр ияләреннән таләп итәргә мөмкиннәр.
Регламент нигезендә, аны алу өчен Россия гражданнары, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар һәм аларның вәкилләре гариза бирә алалар.
Белешмә Россия Федерациясе эчке Эшләр министрлыгының мәгълүмат системасында гариза теркәлгән көннән 30 көн дәвамында бирелә.
Бу дәүләт хезмәтен алу өчен гариза бирүчедән түбәндәге документлар таләп ителә:
-исем, фамилиясе, атасының исеме, туган урыны, паспорт мәгълүматлары язылган имзалы гариза;
-тикшерелергә тиешле кешенең шәхесен раслаучы документ;
-белешмә алырга хокук бирә торган ышаныч кәгазе күчермәсе (гаризаны ышаныч кәгазе белән башка кеше алган очракта).
Шәхесне наркотик матдәләр кулланганы өчен адмнистратив җаваплылыкка тартылган яки тартылмаганлыгы турында белешмә алу өчен гаризаны бердәм портал яки күп функцияле үзәк (Балык Бистәсе З. Шәймарданов урамы 31 йорт) аша алырга мөмкин.
Бу дәүләт хезмәте өчен пошлина, башка түләүләр каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев