Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Cорау–җавап

Балалар өчен түләнә торган айлык пособие турында үзгәрешләр кертелгән

-Балалар өчен түләнә торган айлык пособие турында үзгәрешләр кертелгән дип ишеткән идек. Нинди үзгәрешләр ул, аңлатып үтмәссез микән? М. Гаффарова".

Әлеге сорауга Балык Бистәсе районы буенча РЦМП ның 35 номерлы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ландыш Гыйззәтова түбәндәге җавапны юллады:

- 2016 елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан үзгәрешләр кертелде. Ата-ананың уртача хезмәт хакы турындагы белешмәне элек өч ай өчен алып киләләр иде. Хәзер алты ай өчен кирәк булачак. Алимент алучы гаиләләр өчен дә яңалыклар бар. Ир белән хатын арасында алимент түләү турында килешү төзелмәгән очракта, балага пособия түләү турында гариза бирелгәннән соң, бер балага Татарстан Республикасы билгеләгән 100 процент яшәү минимумы кадәр акча түләнәчәк. Пособие алучыларның берсе шәхси кулланучы икән һәм аның керем һәм чыгымнары исәптә булмаганда, яки шәхси кулланучыларның керемнәре налог органнарына бирелгән документта нуль кыйммәтендә булган очракта, Татарстан Республикасы билгеләгән уртача кеше башына тиешле шартлы керем күләме күрсәтелә».

Фото seklib.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев