Заман технологияләре– көн таләбе
273
0
0

Һәр уку елы алдыннан районыбызның мәгариф хезмәткәрләре традицион август киңәшмәсенә җыелалар. Анда педагогларыбыз узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясыйлар, проблемаларны уртага салып сөйләшәләр. Киләсе уку елына алгарышлы юнәлешләрне билгелиләр. Болар хакында район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков белән әңгәмә кордык.
-Илсур Мансурович, быелгы уку елында район мәгарифе, укытучылар, тәрбиячеләр алдында нинди бурычлар, таләпләр куела?
-Быелгы август киңәшмәсенең төп темасы: "Балык бистәсе мәгариф системасында заманча технологияләр" дип атала. Безнең республикада региональ гомуми белем бирү системасын модернизацияләү буенча федераль проект актив рәвештә тормышка ашырыла. Региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә мәгариф системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлтелгән мөһим кануннар, программалар, карарлар кабул ителә. Укытучыларга, тәрбиячеләргә дә үз эшләрен шул нигезендә оештырырга кирәк булачак инде.
-Төп белем бирү системасының яңарышлы нәтиҗәлелеге күп очракта мәктәпкәчә белем бирү һәм башлангыч мәктәп эшчәнлегенә бәйле бит.
-Сүз дә юк, шуңа да сыйфатлы мәктәпкәчә белем бирү күз уңында тотыла, беренчел дәрәҗәдәге бурыч булып кала. Районда 22 мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесе исәпләнә. Аларга 870 бала йөри. Мәктәпкәчә белем бирү 53 процентны колачлый. Бүгенге көндә баланы мәктәпкәчә учреждениегә чиратка кую тәртибе гадиләштерелде. Бердәм электрон база гамәлгә кертелде. Балык бистәсе муниципаль район башкарма комитеты карары белән мәктәпкәчә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты расланды. 2012 елның 1 мартыннан Олы Елга авылының "Умырзая" балалар бакчасында балаларга ТРның ике дәүләт телен өйрәтү буенча яңа укыту-методик комплекты сыналды. 2012-2013 уку елында бу комплектлар районның барлык мәктәпкәчә учреждениеләренә кертелде. Узган уку елында Балык бистәсе "Березка" балалар бакчасы "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсының республика этабында катнашты. Барлык мәктәпкәчә яшьтәге балаларга мәктәп алды белеме бирелә.
Гомум урта белемгә старт буларак, башлангыч мәктәп игътибар үзәгендә. Шуңа да "Безнең яңа мәктәп" милли-мәгариф инициативасы һәм мәгарифне үстерү стратегиясенең төп юнәлешләре буларак, яңа буын гомуми белем федераль дәүләт стандартларын этаплап кертү тормышка ашырыла.
-Мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсен бердәм дәүләт имтиханнары ачык күрсәтә инде. Быел аның йомгаклары куандырдымы?
-Әйе, БДИ-мәгарифне модернизацияләүнең нәтиҗәле формасы. Ул белем сыйфатын объектив бәяләргә мөмкинлек бирә. Чыгарылыш сыйныф укучыларын аттестацияләү БДИ формасында 14 предмет буенча оештырылды. Барлыгы 190 кеше дәүләт йомгаклау аттестациясен уздылар. Шуларның 173 е агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Рус теле буенча уртача нәтиҗәләр-62,66 балл (2012 елда-59,1), математика буенча-51,56 балл (45) булды. Кызганычка каршы бу уртача республика күрсәткечләреннән түбәнрәк. Ә менә әдәбият, география һәм инглиз теле буенча район укучылары республика күрсәткечләреннән югарырак нәтиҗәләргә ирештеләр.
(Тулырак газетадан укый аласыз)
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
9 декабрь 2019 - 15:19Рөстәм Миңнеханов Доминиканада зыян күргән татарстанлыларны Казанга кайтарырга кушты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәзерге вакытта зыян күргән туристларны Мәскәүдән Казанга алып кайту мәсьәләсен тикшерә.3100
-
9 декабрь 2019 - 14:09Ни өчен сабыйны кырык көн кешегә күрсәтергә ярамый? Кайбер хатын-кызлар бу сынамышка бик ышанып карый һәм, сабыйлары дөньяга килү белән, селфи ясап социаль челтәрләренә куя.1400
-
9 декабрь 2019 - 11:05Казанга кыска дистанциядә йөзү буенча Европа чемпионаты флагын тапшырдылар Символны тапшыру тантанасы Глазгода 2019 елгы Европа чемпионаты төгәлләнгәннән соң үткәрелде.9100
-
9 декабрь 2019 - 11:03Коймакны нәрсә тәмләтә? Моның хәйләсе яхшы табада гына түгел икән шул.2700
-
9 декабрь 2019 - 10:30Чәч буявы яман шеш үсешенә йогынты ясый Америка галимнәре чәч буявы һәм чәч турайткычларны даими куллану сөт бизе яман шеше үсеше куркынычын арттыруын ачыклаган. Тикшерү нәтиҗәләре “International Journal of Cancer” журналында басылып чыккан.2000
-
9 декабрь 2019 - 10:01Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы ике көннән соң табылган Бу атнада Ришат Төхвәтуллин кайгылы хәбәр җиткергән иде: концерт башланырга берничә сәгать кала төркеменең тавыш операторы югала.2000
-
8 декабрь 2019 - 16:49Татарстанда үзара салым буенча референдумнарда QR-код технологиясен кулланалар (Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда QR-кодлы технология кулланалар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сөйләделәр.3500
-
8 декабрь 2019 - 15:55Татарстанда үзара салым буенча референдумнарны 223 күзәтүче контрольда тота (Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Үзара салым мәсьәләләре буенча референдумнарда тавыш бирү барышын 223 күзәтүче контрольдә тота. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сөйләделәр.3800
-
6 декабрь 2019 - 14:38Яшьлек хатирәләре Без Чаллыбаш авылында туып үскән кешеләр. Балачагыбыз шунда үтте. Һәркайсыбыз төрле якларга таралып, гаилә корып яшәсәк тә, авылыбызны онытмыйбыз. Җае булган саен бәйрәмнәрдә бергә җыелып туган нигезгә кайтабыз, урам әйләнәбез, яшьлек вакытларын искә төшерәбез.7000
-
6 декабрь 2019 - 14:21Корноухово авылы мәдәният йортында “Тукта ВИЧ/СПИД” дигән исем астында Бөтенрәсәй акциясе үткәрелде Шушы көннәрдә Корноухово авылы мәдәният хезмәткәрләре катнашында “Тукта ВИЧ/СПИД” дигән исем астында Бөтенрәсәй акциясе үткәрелде. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан уздырылучы акциянең максаты – әлеге афәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын халыкка җиткерү, ВИЧ корбаны булмау өчен мәгълүмат тарату, әлеге авыру белән күзгә-күз очрашкан кешеләргә теләктәшлек күрсәтеп, берникадәр дәрәҗәдә булышу.5000
-
6 декабрь 2019 - 14:07Балык Бистәсе районы башкарма комитетының архив бүлеге мөһим эш башкара Җиде буын бабаларыңның исемен бел, шәҗәрәсен сакла! Алга таба балаларыңа һәм оныкларыңа калдыр! Бабасын оныткан – алдагысын оныткан. Мәшһүр язучы Аяз Гыйләҗевның әлеге сүзләре күпмедер дәрәҗәдә архивлар эшчәнлеге миссиясен дә чагылдыра. Үткәннәр һәм бүгенге арасындагы бәйләнешне саклаучылар, яшь буынга тарихи тамырларыбыз белән бәйлелекне рухи ныгыту мөмкинлеген тудыручылар буларак, безгә олы бурыч йөкләнгән.6600
-
8 ноябрь 2019 - 11:22Амур кушаматлы юлбарыс белән дуслашкан Тимур исемле тәкә үлгән: аңа һәйкәл куячаклар Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27106
-
28 октябрь 2019 - 14:24Каерылган түбәләр, төбе-тамыры белән кубарып аткан агачлар: Татарстанда котырган давылның беренче нәтиҗәләре
-
22 октябрь 2019 - 14:35Казан метросында Камал театрына багышланган поезд йөри башлады
-
9 декабрь 2019 - 15:19Рөстәм Миңнеханов Доминиканада зыян күргән татарстанлыларны Казанга кайтарырга кушты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәзерге вакытта зыян күргән туристларны Мәскәүдән Казанга алып кайту мәсьәләсен тикшерә.3100
-
9 декабрь 2019 - 14:09Ни өчен сабыйны кырык көн кешегә күрсәтергә ярамый? Кайбер хатын-кызлар бу сынамышка бик ышанып карый һәм, сабыйлары дөньяга килү белән, селфи ясап социаль челтәрләренә куя.1400
-
9 декабрь 2019 - 11:05Казанга кыска дистанциядә йөзү буенча Европа чемпионаты флагын тапшырдылар Символны тапшыру тантанасы Глазгода 2019 елгы Европа чемпионаты төгәлләнгәннән соң үткәрелде.9100
-
9 декабрь 2019 - 11:03Коймакны нәрсә тәмләтә? Моның хәйләсе яхшы табада гына түгел икән шул.2700
© 2011 - 2019. Авыл офыклары (Сельские горизонты). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мингазова Тансылу Гумеровна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З. Шаймарданова , д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мингазова Тансылу Гумеровна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З. Шаймарданова , д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА": http://tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+