Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ут белән килешәм димә...

    Сугышлар, табигать бәла-казалары сирәк була. Ә менә янгыннар даими чыгып торалар. Алар белән килешү мөмкин түгел. Бу сүзләр бүген дә актуаль. 1927 елның 18 июлендә РСФСРда дәүләт янгын күзәтчелеге турында положение раслана. Мондый служба оештыруга беренче адымнар 1493 елда ук ясала. Каты янгыннардан соң Иван III Русьтә янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән...

    Сугышлар, табигать бәла-казалары сирәк була. Ә менә янгыннар даими чыгып торалар. Алар белән килешү мөмкин түгел. Бу сүзләр бүген дә актуаль.
    1927 елның 18 июлендә РСФСРда дәүләт янгын күзәтчелеге турында положение раслана. Мондый служба оештыруга беренче адымнар 1493 елда ук ясала. Каты янгыннардан соң Иван III Русьтә янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән беренче кагыйдәләр чыгара. Аның буенча җәй көннәрендә мич ягу тыела, азыкны йорттан ерактарак урыннарда пешерү тәкъдим ителә. 1947 елда бастырылган Рус дәүләте законнары җыелмасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән беррәттән ут төртүчеләргә карата катгый җәзалар да билгеләнә.
    Балык бистәсендә янгын каравылы 1936 елда оеша. Аны озак еллар Петр Павлович Балмин җитәкли. 1934 елдан дәүләт янгын күзәтчелеге НКВДның баш янгын сагы идарәсе составында була. Өлкәннәр П.Балминны кырыс, әмма гадел кеше буларак яхшы хәтерлиләр әле. Сугыш елларында ул велосипед белән бөтен районны әйләнеп кайта торган була. Азык-төлек запасының сакланышы өчен җавап бирә. Ул бурычын намус кушканча үти. Тикшерә, гаеплеләрне җавапка тарта. 1948 елда аның җитәкчелегендәге янгын часте республикада беренче урынны ала. Балминга мотоцикл бүләк итәләр. Хәзер аның эшен улы Владислав дәвам итә. Ул Балык бистәсе янгын частендә каравыл начальнигы булып эшли.
    Янгын күзәтчелеге бүлеге халык хуҗалыгы объектларында, гражданнарның торак йортларында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерә. Аларның нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күрә. Бу мөһим эш белән төрле елларда Геннадий Петрович Ланцев, Хәйдәр Хаҗип улы Галиев, Зөфәр Зыя улы Тәхәвиев, Ринат Заһидулла улы Хәйруллин, Фәрит Миннехан улы Әхмәтшин, Рәмзил Хәбибрахман улы Гыйлемханов шөгыльләнделәр.
    Хәзерге вакытта бүлек янгын күзәтчелеге белән беррәттән гражданнар оборонасы, халык һәм территорияләрне табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә дә күзәтчелек алып бара.
    Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре халыкка методик ярдәм күрсәтәләр, консультацияләр бирәләр. Район газетасы битләрендәге профилактик мәкаләләр бастыралар. Кызганычка каршы, янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кешеләр арасында таләпләрне үтәмәүчеләр дә очрап тора әле. Алар булган кимчелекләрне инспектор килгәч кенә бетерү чарасын күрә башлыйлар.
    Ел саен Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте белән берлектә янгын куркынычсызылыг темасына конкурслар үткәрелә. Аларда безнең район балалары да актив катнашалар һәм республика буенча призлы урыннар алалар.
    Торак пунктларда гражданнарның йортларын да янгыннарны кисәтү юнәлешендә ТР янгын куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтәләр. Йорттан-йортка йөреп аңлату эшләре алып баралар, әңгәмәләр үткәрәләр.
    Бүгенге көндә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре бик күп нәрсә белергә тиеш. Чөнки биналар, торак йортлар заманча материаллар белән төзеләләр. Яңа куркынычсызлык системалары кертелә. Әмма янгын уркынычсызлыгы таләпләрен һәрвакыт төгәл үтәргә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: