Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Оешкан төстә узды

    "Кульга" хуҗалыгында оештырылган район семинарын фикердәшләр очрашуы дип атарга мөмкин. Аның эшендә район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре белән бергә хуҗалык җитәкчеләре, агроном һәм зоотехниклар да катнашты.

    Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов семинарны ачып аның программасы белән таныштырды.
    -Без бүген көн кадагында торган мөһим мсәьәләләр һәм бурычлар турында сөйләшергә җыелдык,-дип ул "Кульга" җәмгыяте директоры Фидаил Әлмиевкә сүз бирде.
    -Хуҗалыгыбыз зур түгел. 1400 гектар сөрү җирләребез бар. Аның 400 гектарыннан артыгын күпьеллык үлән били. 700 гектардан артыгы туңга сөрелде. Хуҗалыкта 36 эшче-хезмәткәр исәпләнә, хезмәт хакларын вакытында бирергә тырышабыз, дип ул кыскача гына көн үзәгендә торган мәсьәлә авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү барышы белән таныштырды. Аның әйтүенә караганда, урып-җыю эшләрен 13 августта тәмамлау белән һәрбер тракторчы үзе идарә иткән трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүгә алынган. Тырма, чәчкеч, культиваторлар тулысынча ремонтланган. Иртәгесе көннән башлап машина-трактор паркына йозак эләбез,-дип тәмамлады җитәкче үз чыгышын.
    Бюджет оешмаларында еш телгә алынган оптимальләштерү аларны да читләтеп үтмәгән. Хуҗалыкта иң яхшы бай тәҗрибәле механизаторлар гына калган. Бер тракторчы берничәшәр техника, агрегатлар белән эш итә. Һәркайсы аларны үзе сафка бастыра. Бер уйлаганда ремонт эшен матур, җылы көннәрдә башкарып дөрес эшләгәннәр. Ремонт остаханәсендә тәртип, чисталык күзгә ташлана. Барлык техника, агрегатлар тигез сафка тезеп куелган. Мондагы тәртиплелек авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Зөфәр Әхтәмов күңеленә дә хуш килде. Фермерлык хуҗалык җитәкчеләренә бирегә килеп өйрәнү бер дә комачауламас иде,-диде ул. Барлык техника, агрегатлар бина эченә кертеп урнаштырылган. Кышка нибары ике тракторны гына калдырганнар. Аның берсе азык төяү, икенчесе тирес чыгару, юл чистарту белән мәшгуль булачак.
    Терлекчелектә дә хәлләр начар түгел кебек. Бина эче дә тулысынча тәртипкә китерелгән. Җитәкченең сүзләренә караганда, биредә 400 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 180 е савым сыерлары. Терлек азыгына да мохтаҗлык кичермиләр. Ике елга җитәрлек печән, салам әзерләгәннәр. Сенажның да сыйфаты яхшы. Көзге бодайдан югары уңыш җыеп алып булмавын сизенгәч, алар аны күпьеллык үлән белән кушып сенажга салганнар. Игенчелектәге кебек оптимальләштерү биредә дә кулланыш тапкан. Баш икътисадчы берүк вакытта ферма мөдире вазыйфаларын башкара. Шуңа күрә терлекчеләр бүлмәсендә барлык кирәкле эш кәгазьләре, документлар элеп куелган.
    Иң куанычлысы, хуҗалык җитәкчесенең сүзләренә караганда малларны ашатуга зур игътибар бирәләр. Һәр сыер башына 2 килограмм фураж, өч сыерга 1 чиләк исәбеннән солы пешереп ашаталар. Шулай итеп барлык савым сыерларына 12 капчык солы пешерелә. Азык цехы җитәрлек күләмдә утын белән тәэмин ителгән. Барысы да коры, ярылган. Авылдагы иске, ташландык йортларны сатып алып, аны турап, өеп куйганнар. Инде 60 баш савым сыеры ташлатылган. Аларны аерып ашаталар. Бозау тудыру бүлегендә дә чисталык. Бер сүз белән әйткәндә, барысы да яхшы, үрнәк әзерлектә дияргә мөмкин. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Вәкил Хаҗиев кенә үз чыгышында кульгалыларның сөт җитештерүдә йомшак эшләүләрен әйтми булдыра алмады. Әмма борчылырга урын юк, хәлне яхшырту өчен аларның бөтен шартлары, мөмкинлекләре бар.
    Ындыр табагында да барысы да тәртиптә. Тулысынча үзләрен яхшы сыйфатлы чәчүлек орлык белән тәэмин иткәннәр. Бер миллион сумлык ашлыкны лизинг компаниясенә озатканнар. Тулаем алганда, семинар эшлекле һәм үзара аңлашу шартларында үтте. Бигрәк тә яшь белгечләр өчен ул менә дигән тәҗрибә мәктәбе булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: