Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Котыру–куркыныч авыру

    Котыру-хайваннарда һәм кешедә була торган куркыныч вируслы авыру. Вирус кешенең баш миен зарарлый. Әлеге авыру турында ТР да гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалының бүлек мөдире И.Фәйзуллин белән әңгәмә кордык. -Илдус Габдрахманович, бу авыру гадәттә ничек тарала соң? -Вирус-авыру хайванның селәгәендә була. Кешегә һәм хайваннарга да шул селәгәй аша йога. Авыру...

    Котыру-хайваннарда һәм кешедә була торган куркыныч вируслы авыру. Вирус кешенең баш миен зарарлый. Әлеге авыру турында ТР да гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалының бүлек мөдире И.Фәйзуллин белән әңгәмә кордык.
    -Илдус Габдрахманович, бу авыру гадәттә ничек тарала соң?
    -Вирус-авыру хайванның селәгәендә була. Кешегә һәм хайваннарга да шул селәгәй аша йога. Авыру хайван тешләсә, аның селәгәе зарарланган тәнгә эләксә, шулай ук селәгәй белән буялган предметларга кагылганда авыру күчәргә мөмкин. Гадәттә котыру вирусын хуҗасыз этләр, мәчеләр, кимерүчеләр, төлкеләр, бүреләр тарата. Котыру авыл хуҗалыгы терлекләренә дә йогарга мөмкин.
    -Авыру терлекләрдә ничек чагыла соң?
    -Авыру хайваннар тыңгысызланалар, кешеләргә ташланалар, ашарга яраксыз предметларны да йотарга азапланалар. Аларның күп итеп селәгәе бүленеп чыга. 2-4 көннән соң ук чәйнәү һәм йоту мускулатурасы параличлана. Аннары аяклар йөрмәс була. Авыру терлек 3-6 көн эчендә үлә. Кайвакытта тыныч котыру очраклары да булырга мөмкин. Шуңа күрә терлекнең авыруын сизсәгез, кичекмәстән ветеринария табибларына мөрәҗәгать итегез. Котыру вирусы авыру йоктырган хайванның селәгәендә авыру билгеләре башланганчы 7-10 көн дәвамында барлыкка килә. Шуңа күрә кеше тыштан караганда сәламәт күренгән хайван тешләсә дә, авыру йоктырырга мөмкин.
    -Ә кешедә котыру авыруы билгеләре ничек була?
    -Авыруның беренче билгеләре тешләнгән урында башлана. Ул урын кычыта, сызлап авырта. Авырулар баш авыртудан, хәлсезлектән зарланалар, үлүдән курка башлыйлар. Шуннан соң баш миенең зарарлану симптомнары барлыкка килә. Кеше судан, уттан курка. Яктылык, су тавышы яки күренеше дә приступларга илтә. Берничә көннән үк кеше сулыш параличыннан һәм йөрәге туктаудан үләргә мөмкин. Азынган котыру авыруын нәтиҗәле дәвалау чарасы юк.
    -Котыру авыруыннан ничек сакланырга соң?
    -Әгәр сезне хайван тешләсә, кичекмәстән яраны сабынлы су белән юыгыз, кырыйларын 70 процентлы спирт яки йода белән эшкәртегез. Һәм, әлбәттә, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез. Кирәк булганда табиблар дәва билгелиләр. Хайван тешләгәннән соң 14 көн эчендә антирабический вакцина яки иммуноглобулин белән ясалган 6 укол авыру йоктырудан тулысынча коткара. Шушы сроктан да соңрак мөрәҗәгать иткәндә антирабик ярдәмнең нәтиҗәлелеге кими. Әмма кагыйдә буларак кешеләрнең тормышын саклап калу мөмкинлеге саклана. Прививкалар курсы үзвакытында һәм тулы күләмдә ясалырга тиеш. Исерткеч эчемлекләр кулланган очракта аларның нәтиҗәлелеге гарантияләнми.
    -Безнең районда эпидемиологик ситуация нинди хәлдә соң?
    -Кызганычка каршы күп еллар инде безнең райондагы хәл киеренке булып кала. Ел саен терлекләрнең, шул исәптән кыргый хайваннарның (төлкеләрнең) котыру очраклары теркәлә. Быел да Олы Елга һәм Олы Кульга авылларында төлкеләрнең котыру очраклары булды. Бу авылларда котыру авыруын профилактикалау максатыннан йорт хайваннарына вакцинация үткәрелде. Олы Кульгада кимерүчеләргә каршы тулы дератизация ясалды.
    Ел саен безнең районда төрле хайваннар тешләгәннән соң мөрәҗәгать итүчеләр теркәлә. Агымдагы елның 7 аенда гына да 78, шул исәптән 32 бала килде. Нигездә, кешеләрне этләр, мәчеләр, аерым очракта төлкеләр тешли.
    Котыру авыруын кисәтү максатыннан, йорт этләренең һәм мәчеләренең авыруына юл куярга ярамый. Котыруга каршы профилактик прививкаларны вакытында ясатырга кирәк. Хуҗасыз этләрнең һәм мәчеләрнең артуына юл куймагыз. Кимерүчеләргә каршы көрәш алып барыгыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: