Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Җирсез калмабызмы?

    Бүгенге көндә бер бездә генә түгел, бу хәл күп авылларга хастыр диеп уйлыйм, үз җирләрен рәсмиләштермәгән кешеләр бар. Әгәр бу мәсьәләне ашыгыч хәл итмәсәк, җирсез калу куркынычы бар дигән сүзләр йөри. Әлеге сүзләр хаклыкка туры киләме һәм җирсез калмабызмы икән? И.Муллагалиев.

    Әлеге сорауга ТР буенча Россия Федерациясенең Росреестр идарәсе җитәкчесе Ранис Рафис улы Камартдинов җавап бирә.
    -Бу 2010 елда чыккан "Авыл хуҗалыгына кагылышлы җирләрнең әйләнешен камилләштерү өлешендә Россия Федерациясе закончалык актлары бер өлешенә үзгәрешләр кертү турында" Федераль законның 2011 елның 1 июленнән гамәлгә керүе белән бәйле.
    Безнең районда гражданнарга тиешле җир участоклары 1996 ел башында район башлыгы карары нигезендә бирелгән. Шул карар нигезендә җир пайларының мәйданын күрсәтеп исемлек расланган. Бу исә аларга үзлектән җирләрен эшкәртү һәм үз кирәкләре өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү мөмкинлеге тудыра.
    Кызганычка каршы, бүгенге көндә күп кенә җир участоклары хуҗалары тарафыннан алынмый калганнар (русча әйтсәк: "невостребованы"). Ә бу нәрсәне аңлата соң?
    Өч ел һәм аннан да артык ел дәвамында гражданинга тигән җир файдаланылмаган яки арендага бирелмәгән икән, димәк бу җирләр хуҗалары тарафыннан алынмаган булып саналалар.
    Әгәр бу җир участокларының хокуклары тиешле органнар аша теркәлү узган булсалар, бу очракта алар "алынмаган" категориясенә кермиләр.
    Моннан тыш, җир участогы теркәлү буенча закон гамәлгә кергәнче авыл хуҗалыгы җирләрен приватизацияләү турында җирле үзидарә органнары карарына кермәгән булса, ул шулай ук алынмаган булып санала. Шулай ук милекче үлеп законлы рәвештә мирасчы булмаса да җир хуҗасыз хокукында калачак.
    Мондый алынмаган җирләр буенча җирле үзидарәләрдә исемлек булдырылып алар җиргә булган үз хокукларыннан "мәхрүм калу" язмышына тапшырылачаклар. Аннан бу исемлек массакүләм чараларында, я булмаса "Интернет" челтәрендә урын ала. Ул шулай ук урыннарда махсус күрсәткеч такталарда да яктыртылырга мөмкин. Бирелгән срок чыкканнан соң исемлек өлеш милекчеләренең гомуми җыелышына куела.
    Инде моннан соң да, килешмәүчәнлек низагы чыккан очракта, җир алынмаганнар исемлегенә керүенә каршы төшүче, җирле үзидарәгә язмача гариза бирә. Әгәр инде бөтен процедураны үтеп тә җир алынмаган булып законлаштырылса, бу очракта милекче инде бу җиргә тәмам хокукын югалта дигән сүз. Исемлек игълан ителгәннән соң 4 ай вакыт узганнан соң милекче тарафыннан бернинди дә чара күрелмәсә дә, аны җирле үзидарә "алынмаганнар" исемлегенә кертергә тиеш була.
    Соңгы этап-җирле үзидарәнең суд аша алынмаган җирләрне муниципаль милеккә рәсмиләштерү. Инде аннан җир рәсмиләштерү турында сүз алып бару файдасыз булачак.
    Димәк, нәтиҗә мондый: җир участогын үзеңә кирәк саныйсың икән, массакүләм чараларындамы, яки башка чыганаклардамы-исемлекне барлау бик мөһим. Әгәр исемлеккә кергәнсең икән, алда ассызыклап үтелгәнчә, чарасын күрергә ашыгырга кирәк.
    Җирләрне рәсмиләштерү уңаеннан түбәндәге срокларны истә тоту да кирәк:
    -2013 елның 1 июленә кадәр җирле үзидарәләр аңлату процедурасы белән гомум җыелыш уздырырга бурычлылар.
    Ә җирсез каласың килмәсә һәм белгечләрнең консультациясен алып тыныч йоклыйм дисәң, мондый җыелышларда һәркемнең дә катнашуы мөһим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: