Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы Балык бистәсе район суды рәисе Вәкил Нуртдин улы Мөхәммәтгалиев җавап бирә

    "Безнең авылда элеккеге "Сельпо" кибете бар. Моннан өч ел элек "Кама" кулланучылар җәмгыяте аны сатарга уйлаган иде. Ә соңрак миңа арендага алырга тәкъдим ясадылар. Минем хатыным 11 ел кибетче булып эшләде. 2011 елның 5 декабрендә «Кама» кулланучылар җәмгыяте кибетне сатуы турында хәбәр бирде. Безгә 10 декабрьгә кадәр кибетне товардан арындырырга...

    "Безнең авылда элеккеге "Сельпо" кибете бар. Моннан өч ел элек "Кама" кулланучылар җәмгыяте аны сатарга уйлаган иде. Ә соңрак миңа арендага алырга тәкъдим ясадылар. Минем хатыным 11 ел кибетче булып эшләде. 2011 елның 5 декабрендә «Кама» кулланучылар җәмгыяте кибетне сатуы турында хәбәр бирде. Безгә 10 декабрьгә кадәр кибетне товардан арындырырга срок куелды. "Кама" кулланучылар җәмгыяте директорының мондый вәкаләтләре бармы? Безнең сатылып бетмәгән товарларыбыз калды бит. Күчмә сәүдә оештырырга ярыймы? Хатыным хәзер эштән җибәрелде. Аның хезмәт кенәгәсенә предприятие банкротлыккка чыгу сәбәпле эштән китте дип язарга мөмкинме?
    Петухов В.Н.
    Иванай авылы".

    Куелган сораудан аренда килешүенең нинди срокка төзелүе билгеле түгел. Әгәр килешүдә аренда срогы билгеләнмәгән булса, аренда килешүе билгесез срокка төзелгән булып исәпләнә. Бу очракта ике як та теләсә кайсы вакытта килешүдән баш тарта ала. Әмма икенче якны бер ай алдан, ә күчемсез милек арендага алынган булса, өч ай алдан кисәтеп куярга кирәк. Закон яки килешү белән аренда килешүенең туктатылуы турында кисәтүгә башка сроклар да билгеләнергә мөмкин. ("Россия Федерациясенең гражданлык кодексы", 610 маддә, 26.01.1996, № 14-ФЗ (ред.30.11.2011 ел)). Шул ук вакытта арендага бирелгән милеккә хокукның бүтән затка күчерелүе аренда килешүен үзгәртүгә яки өзүгә нигез була алмый. ("Россия Федерациясенең гражданлык кодексы", 617 маддә).
    Эштән азат итү нигезләмәләре турындагы сорауга килгәндә РФ хөкүмәтенең "Хезмәт кенәгәләре турында"гы карары нигезендә эш йөртергә кирәк. Аның буенча башкарыла торган эш, башка эшкә күчерү, квалификация, эштән азат итү, шулай ук бүләкләү хезмәт кенәгәсенә эш бирүченең әмере нигезендә бер атнадан да соңга калмыйча языла. Ә эштән азат иткәндә эштән җибәрелгән көнне. Бу язулар әмер текстына тәңгәл килергә тиеш.

    "Мин Полянка авылының Мәктәп урамында яшим. Безнең йорт урам линиясе буенча түгел, ә бераз эчкәрәк кертеп салынган. Йорт каршында берникадәр буш җир бар иде. Больницадан чыккач (мин беренче группа инвалид) йортым каршында капкага кадәр диярлек фундамент салынганын күрдем. Берникадәр вакыттан соң аны салган хуҗаны очраттым. Ул миңа бу участокны сатып алуы турында әйтте. Ә миңа ике яктан да икешәр метр җир калдырачагын белдерде. Хәзер минем өйгә янгын машинасы да, ашыгыч ярдәм дә килә алмый. Миңа кемгә мөрәҗәгать итәргә?
    Гыйниятуллина Р.Т.
    Полянка авылы".

    Әгәр җир хуҗасы белән килешә алмасагыз, сез судка мөрәҗәгать итә аласыз. Россия Федерациясе гражданлык процессуаль кодексының 254 маддәсе нигезендә гражданин яки оешма аларның хокуклары һәм ирекләре бозылган дип санасалар, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарының, урындагы кешеләрнең дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең карарларын суд аша дәгъвалый алалар. Гражданин, оешма турыдан-туры судка яки дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, урындагы зат, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрнең югарырак органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклылар.

    "1992 елның июнь аенда мин декрет ялына чыктым. Әмма Пенсия фонды өзлексез стажга (выслуга лет) июньнән октябрьгә кадәр чорны гына кертте. Бу законлымы?
    Гаязова Н.Н.
    Ямаш авылы".

    Пенсия фонды карарының законлылыгын суд бу эшне караганнан соң гына билгели ала. Сез бу гаризагыз белән югарырак оешмага яки судка мөрәҗәгать итә аласыз.

    "Минем җәйдән бирле телефоным эшләми. Авылдагы АТС начальнигына мөрәҗәгать иткән идем. Һаман җавап юк. Сөйләшкәндә телефон өзелә. Сөйләшер алдыннан чыбыкны ялгарга кирәк. Аны алыштыру бик авыр микәнни? Миңа кемгә мөрәҗәгать итәргә?
    Прохорова А.П.
    Олы Кульга авылы".

    "Җирле, шәһәрара, халыкара телефон элемтәсе хезмәте күрсәтү кагыйдәләрен раслау турында"гы Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә 18.05.2005. № 310 (ред.06.10.2011) абонент яки кулланучы элемтә операторының телефон элемтәсе хезмәтен күрсәтүгә кагылышлы карарын яки тиешле чаралар күрмәвен дәгъвалый ала. Әгәр ул үз йөкләмәләрен үтәмәсә, кулланучы судка мөрәҗәгать иткәнче, дәгъвасын элемтә операторына белдерергә хокуклы. Дәгъва язмача формада бирелә. Ул элемтә операторына тапшырылган көнне теркәлергә тиеш.

    "Минем җир участогы территориясендә күршем бәдрәф төзеде. Аны алуын сорап мөрәҗәгать итсәм дә минем үтенечемне җавапсыз калдырды. Мин башкарма комитетка мөрәҗәгать иттем. Алар мине җир комитетына җибәрделәр. Ә җир комитеты судка мөрәҗәгать итәргә кушты. Миңа кемнән ярдәм сорарга соң? Үзем инвалид, өлешчә паралич суккан кеше.
    Емельянова Т.И.
    Балык бистәсе, Пролетар урамы, 44 йорт".

    Россия Федерациясе гражданлык процессуаль кодексының 3 маддәсе нигезендә гражданлык суд производствосы законнары билгеләгән тәртиптә гражданин үзенең бозылган хокукларын, ирекләрен, законлы мәнфәгатьләрен яклауны сорап судка мөрәҗәгать итә ала.
    Шул ук вакытта Россия Федерациясе гражданлык процессуаль кодексының 254 маддәсе буенча гражданин югарырак дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарына, урындагы кешеләргә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итәргә дә хокуклы.

    "Безнең Октябрьская урамында урнашкан йортлардагы фатирларда күптән түгел капиталь ремонт үткәрелде. Без үзебезнең шәхси средстволарыбызны да керттек. Безгә җылыту торбаларын алыштырдылар. Ә хәзер фатирларыбызда шәхси казаннар алыштыру факты алдына куйдылар. Мәҗбүри тәртиптә тагын безнең яңа җылыту торбаларын, батареяларны алыштырачаклар. Газ котельлары куячаклар. Болар барысы да 80 мең сумга төшә. (Алдан капиталь ремонттагы кебек бу сумманы кичектереп торачаклар). Бу эшләрне капиталь ремонт вакытында ук башкарып булмады микәнни? Без хәзер ике тапкыр түләргә мәҗбүрбез. Без шәхси җылыту системасы урнаштырудан баш тартабыз. Моның өчен безгә кемгә һәм нинди тәртиптә мөрәҗәгать итәргә кирәк?
    Балык бистәсе поселогында яшәүчеләр".

    Бу сорауны юллаучылар куелган сорауга төгәл җавап бирү өчен барлык мәгълүматларны да бәян итмәгәннәр. Торак бинаның милекчесе кем булуы, йорт белән идарә итүгә килешүләр төзелгәнлеге, торак яки торак-төзелеш кооперативы бармы, җылыту приборларын алыштыру турында кем карар чыгарган-болар барысы да билгесез.
    Килешү мөмкин булмаса, сез таләпләрегез белән судка мөрәҗәгать итә аласыз.

    "Коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрендә капиталь ремонт графасы да бар. Ул уртача аена 300 сум. Бу законлымы? Йортка капиталь ремонт үткәрелде инде. 24 ел дәвамында без бу графа өчен түләп килдек. Әмма капиталь ремонт үткәрелгәннән соң да безгә 8 мең сум күләмендә счет җибәрделәр. 24 ел дәвамында без юкка гына түләгән булып чыгабыз түгелме? Бу ситуацияне аңатуыгызны сорыйбыз.
    Балык бистәсендә яшәүчеләр".

    Бу очракта сезгә идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда сезгә торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне хисаплауның тәртибен аңлатырга тиешләр. Әгәр аларның исәп-хисаплары белән килешмәсәгез таләпләрегез белән судка мөрәҗәгать итә аласыз.

    "Милиция бинасыннан 2 нче мәктәпкә кадәр сукмак бар. Аның аша җылыту торбасы уза. Бу сукмактан бик күп кешеләр йөри. Анда тротуар җиһазлауны сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә?
    Смирнов К.П.
    Балык бистәсе".

    "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы Федераль законның (06.10.2003, № 131-ФЗ) 14 маддәсе нигезендә җирлекнең генераль планын, җирдән файдалану, төзү кагыйдәләрен, генераль планнар нигезендә территорияләрне планировкалау документлары җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләргә керәләр. Шуңа күрә сезгә шәһәр җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


    Йомгаклап шуны әйтәбез, суд эшләре башкару таләпләре нигезендә судлар юридик киңәшләр һәм консультацияләр бирергә хокуклы түгел.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: